Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Элвин Грей: “Өйгә кайтырга вакыт”

Бу көннәрдә Татарстан һәм  Башкортстан эстрадасының танылган җырчысы Радик Юльякшин Башкортстан республикасы башлыгы Радий Хәбиров белән очрашкан.

 

Бу көннәрдә Татарстан һәм  Башкортстан эстрадасының танылган җырчысы Радик Юльякшин Башкортстан республикасы башлыгы Радий Хәбиров белән очрашкан.

«Proufu.ru» басмасы хәбәр иткәнчә, җырчы озак вакыт Казанда яши. Биредә ул йорт сала һәм студия булдыру мәшәкатьләре белән йөри. Шул ук вакытта ул туган якларында да еш була. Мәсәлән, 30 яшьлеген дә ул Уфада үткәрде. Әлеге концертта Радий Хәбиров та булган иде. Ул вакытта Башкортстан башлыгы җырчы белән фотосурәтен урнаштырып: “Әлеге егет республика өчен, кулларында акча һәм хакимият булуга карамастан, бик күпләр эшләмәгән эшләр башкара”, – дип язган иде.     

Шушы көннәрдә музыкант кабаттан Уфада булган. Һәм Радий Хәбиров белән төшкән фотосының астына: “Өйгә кайтырга вакыт”, – дип язып калдырган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар