Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Дәниф Шәрәфетдинов: “Мин үлем хәлендә идем инде...” 

Берничә көн элек танылган җырчы, озак еллар каты авыру белән көрәшүче Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәклеге билгеле булды...



Берничә көн элек танылган җырчы, озак еллар каты авыру белән көрәшүче Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәклеге билгеле булды. Артистлар социаль челтәрләр аша тиешле укол ала алмау сәбәпле, җырчының хәле авырлашуын хәбәр итте. Шунда ук теләге булганнарга акча күчерер өчен реквизитлар да күрсәтелгән иде. Шөкер, халык һәм артистлар бердәм булып, Дәнифкә ярдәм кулы сузды. Без җырчының үзенә шалтыратып, аның хәлен белештек. 
– Дәниф абый, хәлегез ничек? Бераз уңайланасызмы инде? 
– Интернетта хәбәр таралганнан соң, җыелган акчаларга 12 сәгать эчендә туганнарым миңа кирәкле препаратларны сатып алып кайтарттылар. Шуннан соң телефоннарга җавап бирерлек хәлем барлыкка килде, кәефләрем күтәрелде. Ике көн эчендә 600 мең сум акча җыелган иде. Тагын күпме булгандыр, әйтә алмыйм. Әлегә карамадым. Авыр чагымда битараф булмаган һәр кешегә бик зур рәхмәтләремне белдерәм. Язалар, шалтыраталар, хәл белешәләр. Бик нык күңелем булды. Коллегалар моңа кадәр дә һәрдаим хәлемне белешеп торалар иде. Бу эшне дә алар башлады. Ринас Әхмәтов көн саен шалтыратып торды. Хәлемнең көннән-көн авырлашуын күреп, чаң сукты инде ул. Башта каршы булдым, аннан соң ризалаштым. Чөнки урын өстенә калган, үлем хәлендә идем инде. Дөнья белән саубуллаша башлаган идем инде, дөресен генә әйткәндә.... 
– Әлеге препаратны Сезгә гомер буе кулланырга кирәк, димәк? 
– Мин аннан башка тора алмыйм. Шуның белән генә яшим. Аны атнага ике тапкыр кадарга кирәк. Бер кап ике атнага җитә. Аның бәясе – 30 мең сум. Димәк, айга 60 мең сум кирәк дигән сүз. Мин аның файдасын бик нык күрдем. Аның ярдәме белән яңадан сәхнәгә дә чыктым бит. Хәзер даруларны бер елга җитәрлек итеп сатып алу турында сүз алып барабыз. Алга таба өзлеклелек булмас дип өметләнәм. 
– Дәниф абый, кирәкле даруыгызны күпме вакыт ала алмаган идегез? 
– Өч ай. Алып куелганы бар иде, ләкин ул да озакка җитмәде. Моңа кадәр мин аларны федераль программа буенча кайтарта идем. Алар өчен пенсиядән күпмедер күләмдә акча алынды. Яңа елдан соң дарулар кайтмый башлады. Шалтыратмаган, язмаган урын калмады. Җавап бирүче булмады. Нәтиҗәдә, күзләремә дә зыян килде. Теш ничек сызласа, алар да шулай сызлады. Аллага шөкер, укол ала башлагач, аларның авыртуы да басылды. Мин башкалар өчен дә борчылам. Ярый ла мине халык белә. Хәбәр чыгу белән үк ярдәм кулы суздылар. Ә башкалар нишли? Миңа: “Республика буенча тапсак, сезгә җибәрәбез”, – дигәннәр иде. Ризалык бирмәдем. Миңа кеше даруы кирәкми. Ул кеше дә минем кебек үк мохтаҗ бит. Аннан барыбер рәхәт күрмәячәкмен. Шуңа күрә матбугат чаралары бу мәсьәләне зурдан кубып күтәреп чыксын иде, дигән теләгем бар. Мин үзем беркайчан да кешегә сиздерергә тырышмадым. Әле ярый балалар, хатыным бар янымда. Бергә-бергә барыбер аякка басабыз, сәхнәләргә чыгабыз без, Аллаһы боерса!      
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар