Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Данир Сабиров: «Гомеремдә миңа бу кадәр күп кеше акыл өйрәтмәде...»

Мин шаярттым гына. Ә комментарийлардан карасаң, әллә нинди дәүләт әһәмиятендәге мәсьәлә күтәргәнмен кебек

Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы һәм юморист Данир Сабировка Башкортстанның атказанган артисты Марат Яруллинның концертында ясаган уңышсыз шаяруыннан соң күп кенә тискәре комментарийлар яуды. 

– Сиңа иҗатыңның ташып торуын телим һәм 32 яшеңдә күңелеңә хуш килгән яшь кыз очратсаң иде. Балалы хатыннарны, йөрәген яралап, газаплама, аның тормышы болай да авыр бит инде, өстәвенә, син аның башын бутыйсың, яшь егет, – дигән Сабиров сәхнәдән.
Данир Сабиров чыгышы белән пост меңнән артык комменарий җыйган. Шулар арасында җырчы Лилиана Ирназарова да үз фикерен белдергән: «Балалы хатын баласыздан киммени, Данир. Юмор на грани это круто. Но «балалы хатын» синең өйдә дә бар. Слова артиста всегда берутся за истину, но акылсыз юмор это не круто. Танец на костях...»
Ильмира Нәгыймова исә соцчелтәрдәге битендә: «Мин шок хәлендә. Менә ир-ат. Мин, әлбәттә, аңлыйм – кара юмор, ләкин барысының да чиге бар», – дип яза.

Данир мондый комментарийларга җавап бирде: «Бу чыгышым белән мин балалы хатыннардан көләргә теләмәдем. Мин балалы хатыннарны газаплама дип кенә әйттем.Ә хәзер комментарийларга килгәндә... Гомеремдә мине бу кадәр күп кеше тәрбияләгәне, акыл өйрәткәне һәм язмышым өчен борчылганы юк иде. Барыгызга да рәхмәт! Бер шаярудан шундый киң җәмәгать фикер алышуы туар дип уйламаган идем. Сезнең комментарийлардан аерым концерт программасы җыярлык материал тупланды инде».

«Рәхмәт, дуслар.
Бер шаяру белән шундый актив фикер алышу башлап җибәрермен дип уйламаган идем. Концертка килгәннәр көлде, коментарийларга кергәннәр фикер калдырып чыкты. Димәк, һәркем буш кул белән китмәгән. Соңгы ике көндә минем турында шулкадәр күп фикер укыдым ки, үзем белән яңадан таныштым дияргә була.

Мин шаярттым гына. Ә комментарийлардан карасаң, әллә нинди дәүләт әһәмиятендәге мәсьәлә күтәргәнмен кебек».

Шулай ук Данир хейтерларга да, үзен яклаучыларга да рәхмәтен белдерә: «Шунысы кызык факт: күпме генә тәнкыйтьләмәсеннәр, күпме генә «отписка» дип язмасыннар саннар бөтенләй башка нәрсә күрсәтә. Мин болай булыр дип уйламаган идем. Караулар арта, активлык үсә, яңа язылучылар кушыла...»
Замана шаукымы димичә, ни дисең...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар