Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Быел кайсы җырчыларның балалары мәктәп тәмамлый? 

22 май көнне күпчелек мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәре гөрләде. Чыгарылыш укучылары арасында артистларның да балалары бар. Быел кемдер – 9 нчыны, кемдер 11 нче сыйныфны тәмамлады.  

22 май көнне күпчелек мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәре гөрләде. Чыгарылыш укучылары арасында артистларның да балалары бар. Быел кемдер – 9 нчыны, кемдер 11 нче сыйныфны тәмамлады.  

Илсөя Бәдретдиновның улы Нариман быел 2 нче гимназияне тәмамлады. 
– Улым мәктәпне тәмамлагач ни сөенергә, ни борчылырга белмибез. Шундыйрак хисләр кичерәбез. Нариман бик тырышып БДИга әзерләнде. Каникул вакытында да, май бәйрәмнәрендә дә ял итмәде. Репетитор ялламадык, чөнки кирәксенмәде. Әлегә кая керәсе төгәл хәл итмәдек. Берничә вариантны сайладык. Башта Санкт- Петербургка режиссерлыкка бармакчы иде. Тик соңыннан: «Әни, мин сине калдырып китмим», – диде. Кайда гына булсалар да, юлларында гел чиста күңелле кешеләр генә очрап торсын иде балакайларның, – диде Илсөя Бәдретдинова.  

Иркәнең олы кызы Айсылу өчен дә кыңгырау соңгы тапкыр яңгыраган. Ул 16 нчы татар-инглиз гимназиясен тәмамлаган. 
– Кызым, уңышлар сиңа! Олы кызым гимназияне тәмамлады, уртанчысы Аллаһы боерса быел беренче сыйныфка бара. Уңышлар, алтыннарым! – дип сөенече белән уртаклашкан Иркә.

 

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның кызы Миләүшә Закирова да 9 нчы сыйныфны тәмамлаган. 
– Әти-әниемә, абыема рәхмәт әйтәсем килә. Сез һәрвакыт минем белән бергә сөендегез. Ә авыр чакларда кирәкле сүзләр таба белдегез. Шулай ук яраткан 10 нчы санлы мәктәбемә, мәктәп директоры Алсу Равилевна Желтяковага, барлык укытучыларга рәхмәт. Һәм шулай ук классташларыма зур рәхмәтемне белдерәм. Безнең мөнәсәбәтләр һәрвакытта да тигез генә булмады, ләкин без һәрчак бер-беребезгә терәк булдык һәм ярдәмләшеп укыдык, – ди Миләүшә.   

9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар арасында шулай ук Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның кызы Элина да бар. 
– Безнең бәләкәчебез 9 нчы сыйныфны тәмамлады, – дип котлаган җырчы әтисе кызын.
 Әниеңнең яшь чагыдай,
Торасың күз алдымда.
Аныкыдай карашларың,
Хәтерләтә барсын да.
Горурлык та, сагыш та бар,
Күз яшьләрендә безнең.
Кайчан гына үсеп җиттең, 
Син колын чагым минем.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар