Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Быел кайсы җырчылар балаларын мәктәпкә озатты? 

Беренче сентябрь – балаларның да, әти-әниләрнең дә озак әзерләнеп, көтеп алган күңелле бәйрәмнәре. Быел җырчылар һәм артистлар арасында да балаларын беренче сыйныфка озатучылар шактый. 

Беренче сентябрь – балаларның да, әти-әниләрнең дә озак әзерләнеп, көтеп алган күңелле бәйрәмнәре. Быел җырчылар һәм артистлар арасында да балаларын беренче сыйныфка озатучылар шактый. 

Алар арасында Татарстанның атказанган артисты, дүрт бала әнисе Ландыш Нигъмәтҗанова да бар. Ул бүген мәктәпкә өченче баласын – Гомәрне озатты. 
– 1 сентябрь бәйрәме белән! Минем Гомәрем дә беренче сыйныфка китте. Хәзер бездә өч укучы. Барлык балаларга да зур уңышлар! – дип язган җырчы үз сәхифәсендә. 

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров гаиләсендә дә бәйрәм. Аларның уллары Айдар беренче сыйныфка укырга бара. Ул Казанның 187 нче күппрофильле лицеенда укыячак. 
– Әле кайчан гына туган кебек иде, инде мәктәптә дә бара, –  дип сөенече белән уртаклаша Филүс.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев гаиләсендә дә шундый ук күңелле вакыйга: уллары Раян – бүгеннән укучы. Раян 35 нче лицейда, инженерия классында укыячак. 

Беренчеләр сафына Татарстанның атказанган артисты Иркәнең кызы Әминә дә килеп кушылган. 
– Без бүген зур дулкынлану белән беренче тапкыр мәктәпкә килдек. Бәйрәм белән! Бар яктан да уңышлар, балам! – дип сөенече белән уртаклашкан Иркә. 

Танылган алып баручы, өч бала әнисе Айсылу Леронның улы Нурихан да быел беренчеләр сафына баскан. Фәридә белән Нурихан “Адымнар” мәктәбендә укыячак.
– Быел мәктәпкә икәүләшеп баралар. Фәридә – дүртенче, ә Нурихан беренче сыйныфта укыячак! Уңышлы уку еллары булсын. Балаларыбыз тырышып укысын. Ә безгә – әти-әниләргә сабырлык телим. Белем көне белән, дуслар!, – дип язган ул да Инстаграмдагы сәхифәсендә. 

Юмор остасы Рамил Шәрәпов улы Раянны беренче сыйныфка озаткан. 
– Безнең дә улыбыз беренче сыйныфка китте бит. Шундый канатланып йөрим – үзем беренче сыйныфка кергән кебек. Мин сизенәм... әле кызыклар башлана гына. Укытучы апаларга – уңышлар, укучыларга – тырышлык, әти-әнигә – сабырлык, – дип теләгән Рамил. 

Гүзәл һәм Илназ Баһ гаиләсендә дә сөенечле вакыйга. Бүгеннән аларның уртанчы уллары Рамил белем серләренә төшенә башлаячак. Олы уллары Камил исә 4 нче сыйныфка укырган барган.  Малайлар икесе дә татар лицеенда белем алачак.  
– Без кабаттан беренче сыйныфта! Рамил бик теләп, бик шатланып китте мәктәпкә. Бу турыда бик күптәннән хыялланды. Линейкасы сәгать 11дә генә булса да, иң беренче булып йокыдан да ул торды.  Шигырен дә матур итеп сөйләде. Үзе өчен дә, безгә дә бик матур бәйрәм булды. Әти-әниләргә сабырлык, балаларга тырышып укырга язсын! – дип теләде Илназ Баһ. – Мәктәбебез бик яхшы. Татар рухлы, милли. Гүзәл дә анда вокал укыта. Аллаһка тапшырдык! 

Популяр җырчылар Вәли Фазлыйәхмәтов һәм Гөлназ Гафурова да кызлары Зәйнәпне мәктәпкә озатканнар. Җырчы гаиләнең балалары “Унбер” күппрофильле мәктәптә укыячак. 
– Бик ашкынып барды кызыбыз. Узган елдан бирле көтә башлаган иде инде. Аллаһка шөкер, беренче көнне яхшы кәефләр белән бәйрәм иттек. Ел дәвамында кәефе шундый булыр дип ышанып калам. Ул инде зур түземсезлек белән 2 сентябрьне көтә башлады. Тизрәк укыйсым килә, дип әйтә, – диде Гөлназ хәбәрчебезгә.   

Быел шулай ук Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың улы, популяр җырчылар Айгөл һәм Эльмира Җиһангировларның кызлары да мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлаган.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар