Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Булат Бәйрәмов турында тугыз факт

Җырчы, алып баручы, шоумен Булат Бәйрәмовның бүген туган көне. Шул уңайдан аның  турында берничә кызыклы фактны тупларга булдык. 

Җырчы, алып баручы, шоумен Булат Бәйрәмовның бүген туган көне. Шул уңайдан аның  турында берничә кызыклы фактны тупларга булдык. 

Булат Бәйрәмов 1979 елның 20 февралендә Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында туа. Бала чагында ул бер дә артист булырга түгел, умартачы булырга хыяллана.

Арча педагогик көллиятенең музыка факультетын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт гуманитар-педагогик институтына укырга керә.

Иң яраткан ризыгы – «Наполеон» торты һәм хатыны – җырчы Ләйсән Гыймаева пешергән мантый белән тәкә. Тәкә димәктән, хатыны ягына кунакка кайткач, Булат белән бер кызык хәл килеп чыга. «Бүген тәкә пешерәбез», – дип ымсындыралар артистны. Ләкин күпме көтсә дә, өстәлгә тәкә ите түгел, камыр ашы куела. Шуның эченә тәкә ите салып пешергәннәрдер, дисә, анда да суган белән бәрәңге генә булып чыга. Кич белән, сөмсере коелган Булат, үзегез тәкә пешерәм дидегез дә, кайда соң ул тәкәгез, дигән сорау бирә. «Бәй, – ди Ләйсән аңа, – көндез үк ашадык бит инде ул тәкәне...» «Ә мин кайда булдым сез тәкә ашаганда?» – дип аптырый Булат. «Син дә безнең белән идең. Бик тәмле булган, дип, сыпырттың гына бит». «Тәкә ашатмадыгыз сез миңа, бәрәңге пирожкие ашаттыгыз», – ди ул. «Соң, тәкә шул иде бит инде. Безнең якта «тәкә» дип йөртәләр аны», – дип, эче катып көлә Ләйсән.

«Бала чакта мин бик ялкау малай булганмын, – ди ул. – Кечкенәдән күп сөйләшергә яраттым. Сертотмас үрдәк идем».

Иң яратмаган әйберсе – соңга калу. Үзе дә соңга калган кешене өнәми.

Хоббие – чаңгы шуу. Тау чаңгысында шуарга ярата. Хәтта Италиягә барып, Альп тауларыннан да шуган. Эльбрус итәгеннән дә чаңгыда җилдереп төшкәннәрен искә алып сөйләргә ярата.

Килеп терәлмичә торып, эшкә тотынмый. «Бу минем начар гадәтем. Эшлисе килмәгән эшне эшләмичә, соңгы чиккә кадәр сузам да, аннары ут капкандай йөгерә башлыйм», – ди Булат.

Үзе өчен үрнәк ир-ат дип әтисен саный. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән әтисен туры сүзле, каты куллы иде дип искә ала ул. Әтисе аның кумиры да.

Спортсменнарга соклана. Үзендә спортсменнарда булган чыдамлык, түземлек юк дип белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар