Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алсу Фазлыева өченчегә әни булган

Популяр җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевлар өченчегә әти-әни булган.

Популяр җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевлар өченчегә әти-әни булган. Аларның күптән көтелгән кызлары бар. Әлегә җырчылар бу хакта хәбәр итмәде. Тик бу яңалык белән җырчыларның бизнестагы җитәкчеләре сторизта бүлеште. Видеодан аңлашылганча, сөенечле хәбәрне Алсуның сеңлесе җиткерә. 

– Алсу кыз бәби тапкан! – ди ул. 

Шул ук минутта Азат Фазлыев үз аккаунтына баланың җенесен игьлан итү видеосын элде. Тортның эче алсу төстә, димәк, аларның чыннан да кызлары бар. 

«Әйе, үзебез дә әлегә шок хәлендә», – дип язган Азат. 

Бәхетле әти-әнине котлыйбыз. Көтеп алган кызларының бәхетен күрергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар