Логотип
Йолалар

«Бала авызландыру»

Татар халкында бала тугач эшләнә торган бер бик матур гадәт бар. «Бала авызландыру» дип атала ул. Ишеткәнегез бар идеме?!

Татар халкында бала тугач эшләнә торган бер бик матур гадәт бар. «Бала авызландыру» дип атала ул. Ишеткәнегез бар идеме?! Мин бу «татлы» гадәт турында үземнең кызларым инде тәпи йөри башлагач кына белдем. Кызыксынып тагын да күбрәк мәгълүмат җыясы иттем. 

...Бала тугач та элек-электән ипине бал-май белән кушып чәйнәгәннәр дә аны чүпрәккә салып балага суыртып алганнар яки ирененә тидергәннәр. Бал һәм май кушып болгатып, шуның белән баланың ирененә тидереп алу да булган. Мөмкинлек булганда зәм-зәм суы тамызганнар.

...Әстерхан татарларында баланы аның кебек озын гомерле булсын дип әбисенең күлмәгенә төргәннәр, аңа исәнлек-саулык теләп, догалар укыганнар. Аннан сабыйның авызын бал-май белән майлаганнар.

...Бала табучының әнисе иң абруйлы кунак булып саналган. Ул оныгына бәби юрганы, бәби мендәре, табынга кую өчен йола буенча майда кыздырылган баллы камыр ризыгы – әлбә алып килгән, дигән кызыклы мәгълүмат та бар. 

«Әлбә» белән «авызландыру» турында, миңа берничә ел элек үк инде, Әтнә районында яшәүче шагыйрә Гөлүсә Батталова сөйләгән иде:

  • Әлбәме, хәлвәме? 

Чыркылдап көлешәбез.

– Әлбә түгел, хәлвә!

Хәлвәне сайлыйбыз, янәсе. Ул бит затлы, тансык ризык, имеш, көн дә өстәлдә булмый. Ә әлбәне аны әниләр үзләре пешерә, ашап караган бар! И-и, беркатлы балачак! Кем уйлаган, килер заман, чат саен ишекләрен киереп ачкан кибетләрдә киштә тулы хәлвә булыр, ә менә әлбәнең үзен дә, пешерә белүчесен дә көндез чыра яндырып эзләргә туры килер дип... Ул яктан мин, Аллага шөкер, бәхетле әле. Өч сабыем тугач та, газиз әнием бала бирнәсен әзерләп, паштетын, әлбәсен пешереп килде, балаларыбызны «авызландырдык», йоланы үтәдек. Үз гомеремдә шактый куллар пешергән әлбәләрне авыз итәргә туры килде. Әмма әниемнекенә җиткәне булмады алар арасында. Ул «Әлбә»не җиренә җиткереп әзерли белә шул. Әнием Фәгыйлә Госманова Әтнә районы Түбән Шашы авылында яши. Тумышы белән – Күшәр авылы кызы. Әлбә пешерергә дә ул туган авылында, әнисе – Гөлчирә әбиемнән өйрәнгән. Әби «Әлбә» пешерүнең чын остасы булган инде – авылда аны махсус бәби туйларына чакыра торган булганнар. 

...Лаешта яшәүче өч бала әнисе Сөмбел Вәлиди, күкрәк сөтен кабул итәр алдыннан беренче эш итеп, баланың авызына сак кына әйбәтләп чәйнәлгән хөрмә җимеше тидерүе турында әйтә. Бу гамәл балага ана сөтен кабул итәргә әзерлек өчен шәригать кануннары буенча шулай эшләнә икән.

Сезнең дә «Бала авызландыру» буенча яңа мәгълүматларыгыз булса, безнең белән бүлешсәгез икән. Халкыбызның йола-гадәтләрен бергәләп туплыйк!

Тиздән «Әлбә» ясау сере белән дә бүлешербез. Күзәтеп барыгыз!

Теги: Бала авызландыру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар