Логотип
Яңалыклар

Зур сәхнәдә IV «Гәүһәр» балалар фестивале узачак

12 февральдә 14 сәгатьтә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале узачак: бер сәхнәдә татар мәдәниятенең берничә сәнгать төре берләшә. Бер сәхнәдә 500дән артык бала чыгыш ясаячак.

Татар мәдәниятен һәм татар телен популярлаштыру, туган телгә кызыксыну уяту, балаларны сәнгатькә якынайту максаты белән уздырылучы әлеге проект быел да Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. 
«Гәүһәр» фестивале – зур проектның нәтиҗәсе ул. Дүрт ай дәвамында, 2025 елның октябрь-гыйнвар аралыгында, Казанның 46 мәктәбеннән меңнән артык укучы һәм 20 балалар бакчасында тәрбияләнүче 250 гә якын бала татар биюе хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына, татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәнде. Быел, яңалык буларак, курчак театры юнәлеше дә өстәлде. Балалар белән танылган сәхнә артистлары, җырчылар, актерлар, биючеләр, музыкантлар, дикторлар шөгыльләнде. Барлыгы – 62 остаз. Аларның һәрберсе балалар белән сәхнә номеры әзерли.

Фестивальгә сайлап алу туры 21 гыйнварда Казан Башкарма комитеты бинасында узды. Жюри әгъзалары – Татарстанның халык артисты, балетмейстер, Россия театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, «Сәйдәш» бию театрының сәнгать җитәкчесе Таһир Латифуллин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, югары категорияле педагог Миләүшә Хәмзина, танылган алып баручы, филология фәннәре кандидаты, «Туган тел» каналының Казандагы филиал директоры Миләүшә Сибгатуллина, Татарстанның халык артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһанша, Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Алмаз Сабирҗанов һәм «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова барлык номерларны карап, аларга бәя бирде.

Проектның йомгаклау чарасы – «Гәүһәр» фестивале – бер сәхнәдә татар мәдәниятенең берничә сәнгать төрен берләштереп кенә калмый, балаларның осталыкларын да күрсәтә. 20 дәрестә татарча биергә, җырларга, матур итеп сөйләргә, музыка уен коралларында уйнарга өйрәнергә мөмкинме? Мөмкин! «Гәүһәр» фестивале, аның тәҗрибәле остазлары һәм балалар моны ел да дәллилләп килә. 
Шушы уңайдан журналистлар өчен матбугат конференциясе узды. Спикерлар – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, «Гәүһәр» балалар фестивале режиссеры Алия Фәйзрахманова, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһанша, танылган алып баручы, диктор Эльмира Хамматова, педагог-хореограф Миләүшә Хәмзина «Гәүһәр» фестиваленең балалар, ата-аналар, укытучылар өчен зур вакыйга булуы турында сөйләделәр. Әлеге фестиваль – балаларның талантын ача, осталыкларын күрсәтә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли, аларны киләчәккә әзерли дип белдерделәр. Уңышлар телик «Гәүһәр»гә!

Фото: Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар