Логотип
Яңалыклар

Үзмәшгульләр товарларын кайда сата?

«Мой налог» кушымтасында теркәлгән үзмәшгульләр гадәттә товарларын ике юл белән генә тәкдим итә. Аның берсе – социаль челтәрләр булса, икенчесе – ярминкәләр. Чынлыкта товарларны тәкъдим итүнең күбрәк юллары да бар. 

Интернет кибетләр.
Вакыт уздырып кибет киштәсе артында басып торасы, аренда өчен түлисе юк. Товарның фотосын, бәясен, характеристикасын гына язып куярга кирәк.

Биржалар.
Копирайтер, дизайнер, программист, фотографлар – фрилансерлар биржасында, товар сатучылар – сату-алу сайтларында теркәлә ала.

Социаль челтәрләр.
Группа яки шәхси бит ачып товарлар, күрсәтелгән хезмәтләр турында бөтен дөньяга сөйләргә була. Чын бренд ясау мөмкинлеге дә бар.

Фестиваль һәм ярминкәләр.
Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләргә үзләре турында күбрәк сөйләү, клиентлар белән аралашу мөмкинлеге бирә. Мондый җирдә товарлар күпләп сатыла. Мәсәлән, август аенда үзмәшгульләр өчен АНО «Центр поддержки самозанятых» оештырган фестивальдә 2 меңнән артык кеше катнашкан һәм бик күп кул эше сатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар