Логотип
Яңалыклар

Үзмәшгульләр тарала

Хәзерге вакытта махсус салым режимы Мәскәү, Мәскәү яны, Татарстан һәм Калуга өлкәсендә эшли. Киләсе ел башыннан ул тагын 19 төбәктә гамәлгә керәчәк.

Хәзерге вакытта махсус салым режимы Мәскәү, Мәскәү яны, Татарстан һәм Калуга өлкәсендә эшли. Киләсе ел башыннан ул тагын 19 төбәктә гамәлгә керәчәк.

Шул рәвешле, Россиядә үзмәшгульләрне законлаштыруны дәвам итәләр. Ил президенты Владимир Путин имзалаган канун буенча, һөнәри салым салу эксперименты Санкт-Петербург, Ленинград, Нижегород, Омск, Новосибирск, Воронеж, Ростов, Волгоград, Самара, Свердлов, Төмән, Сахалин һәм Чиләбе өлкәләрендә, Красноярский һәм Пермь крайларында, Ненец автономияле округында, Югра, Ямал һәм шулай ук Башкортстан Республикасында эшли башлый. Билгеле булганча, яңа салым төркеменә барлык эшмәкәрләр дә керә алмый. Үзмәшгуль булып теркәлү өчен еллык керем 2,4 миллион сумнан артык булырга тиеш түгел. Моннан кала, булачак үзмәшгуль үзенең эшчәнлегендә эшчеләр яллый алмый. Салым ставкалары эксперимент дәвамында үзгәрми. 2020 елның киләсе яртыеллыгында бу законга барлык Россия төбәкләре дә кушылыр дип көтелә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар