Саба районында яшәп иҗат итүче журналист-язучы Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА журналыбызның күптәнге якын дусты. Без аның белән гел элемтәдә. Гөлсинә ханымның тормышында булган яңалыкларның һәркайсыннан хәбәрдарбыз: яңа гына нинди китабы табадан төшкән, кайларда очрашуларда булган, нинди яңа китап геройлары тапкан...
Бу көннәрдә Гөлсинә Галимуллина редакциябездә булып китте. Килене Эльвира белән килгән иде. (Сүз уңаеннан: сез аларның матур гаиләсе, ул гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр хакында «Сөембикә» журналының декабрь саныннан, «Килен – кайнана туфрагыннан» дигән язмадан укый аласыз.)
Безгә сугылып чыгуларының матур бер сәбәбе бар: алар «Татмедиа» үткәрә торган «Якыныңа бүләк ит» акциясенә кушылдылар.
– Мин ел саен «Сөембикә» журналын яздырып берничә дустыма бүләк итәм, – диде Гөлсинә ханым. – Күбесенең туган көннәренә туры китерәм. Язын исә аларны 8 Март бәйрәме белән шулай котлыйм. Бер тапкыр бүләк итәсең, ә журнал өйләренә 6 тапкыр килеп, ярты ел буе якын кешеләреңә синең җылы мөнәсәбәтеңне искә төшереп тора.
Акциягә кушылып, мин бу юлы исә «Сөембикә» журналына үземнең туган авылым мәктәбен – Саба районының Эзмә урта мәктәбен дә яздыртам. Мин анда еш булам. Уку алдынгыларына, ел буе «бишле»ләрне бөтен кешедән дә күбрәк алган укучыларга махсус премия булдырдым.
Гөлсинә ханымның килене Эльвира «Сөембикә» журналына Казан шәһәренең Исаев урамында урнашкан «Сугыш ветераннары госпитале»н яздыртты. Ул бу бүләкне үзләренең «Гафэль» компаниясе исеменнән эшләде.
– Ни өчен бу госпитальне сайладыкмы? – диде ул. – Чөнки анда әниемнең китапларын бик яратып укыйлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк