Түбән Кама шәһәрендә 13 сентябрьдән 18 сентябрьгә кадәр Туфан Миңнуллин исемендәге «Замана кыңгыравы» милли драматургия театр фестиваль-бәйгесе узачак.
Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Татарстанның атказанган артисты, М. Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиев әйтүенчә, мондый фестиваль үткәрү идеясе аларда күптән – Түбән Кама татар дәүләт драма театрына Туфан Миңнуллин исемен бирүгә туган. Әмма аны чынга ашырырга ковид белән бәйле пандемия комачаулаган.
– Туфан – заманның бөек актеры. Бөтен театрлар Туфан әсәрләре белән яшәде – Туфан чоры булды. Бер әсәр туса, ул сәхнәгә куелса, бу хактагы хәбәр шундук тарала – ул кыңгырау кебек яңгырый, шаулый башлый. Шуңа күрә дә фестивальнең исемен «Заман кыңгыравы» дип атадык.
Без фестивальнең беренчесен Туфан Миңнуллин әсәрләренә багышлыйбыз. Аның ачылышы матур бер вакыйга булыр дип көтелә, – диде Рөстәм әфәнде.
Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры Гүзәл Мөбарәкшина әйтүенчә, фестивальдә катнашырга 13 театрдан гариза кергән. Алар 6 көн дәвамында Түбән Камадагы төрле мәйданчыкларда (Түбән Кама татар дәүләт драма театры һәм Яшь тамашачылар театры бинасында, Халык иҗаты йортында) тамашачыга һәм дәрәҗәле жюрига Туфн Миңнуллин әсәрләре буенча куелган спектакльләрне тәкъдим итәчәкләр. Башкортстаннан, Оренбург, Йошкар-Ола, Нукус (Каракалпакстан) шәһәрләреннән коллективлар килүе көтелә. Фестивальдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры һәм, әлбәттә, Түбән Кама татар дәүләт драма театры үзе катнашачак.
Бу көннәрдә Туфан Миңнуллиның кайбер әсәрләрен («Диләфрүзгә дүрт кияү», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Нәзер») берничә куелышта карарга мөмкин булачак. «Бу – фестиваль өчен отышлы гына: театрларны чагыштырып карау мөмкинлеге туачак», – диде оештыручылар.
Фестивальдә катнашучы театрлар берничә номинациядә бәяләнәчәк: «Иң яхшы спектакль» (бу номинациядә җиңүчегә 180 мең сум бүләк каралган), «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Иң яхшы ир-ат роле» (бу номинациядә җиңүчеләр 30 мең сум бүләк алачак). «Халык театры» дигән аерым номинация дә булачак. Бүләкләр зур булмаса да, фестивальгә ярышу элементы да керттек – аз гына булса да, әҗере дә булсын дидек», – ди Рөстәм Галиев.
Килгән кунакларны Түбән Кама шәһәре, аның үзенчәлекле урыннары белән таныштыру да планлаштырыла.
Оештыручылар әйтүенчә, фестивальнең перспективасы зур. Ул ел саен узармы, ике елга бер тапкырмы – анысын киләчәк күрсәтер, диделәр.
«Алдагы фестивальләрне кемнәрнең иҗатына багышларга уйлыйсыз – кемнәрне күз алдында тотасыз?» дигән сорауга алар:
– Киләсе фестивальнең берсе, һичшиксез, Аяз Гыйләҗев иҗатына багышланачак. Ул Зөлфәт Хәким, Илгиз Зәйниев кебек драматургларга да багышлана ала. Фестиваль аерым бер шәхеснең исеменә генә дә бәйле булмаска мөмкин», – дип җавап бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк