Логотип
Яңалыклар

Юридик ярдәм көне

​​​​​​​Халыкка кулай бәядән һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукый белемен арттыру максатыннан Казанда Хокук Көне үткәрелә.

Халыкка кулай бәядән һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукый белемен арттыру максатыннан Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле һәм «Россия пенсионерлар берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча төбәк бүлеге Пенсия, Гаилә, Хезмәт һәм Торак законнарына кагылышлы мәсьәләләр буенча Хокук Көне үткәрә.

Милекне ничек бүлү, торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары, теге яки бу мәсьәләдә хокукый яктан дөрес юлны сайлау – әлеге һәм башка мәсьәләләр буенча халыкны:

Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил;

Татарстан Республикасы Прокуратурасы;

«Татарстан Республикасының Адвокатлар палатасы», «Татарстан Республикасының Нотариаль палатасы», «Татарстан Республикасының Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк иҗтимагый үзәге»;

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы;

Татарстан Республикасының Дәүләт торак комитеты;

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге вәкилләре кабул итәчәк.

 

Алдан язылу өчен телефоннар: 279-25-99; 279-25-02;

 

Халыкны кабул итү көне – 202 елның 29 гыйнвары;

 

Кабул итү урыны: Казан шәһәре, Академик Парин урамы, 16 йорт (Казан шәһәре Идел буе районының ПФР идарәсе бинасы).

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар