​«Йолдызлык» сезгә дә килер!

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары республика авылларында чыгыш ясаячак икән! Кичә «Йолдызлык» Алексеевск районы Лебедино авылы мәдәният йортында чыгыш ясап, халыкны шаккаттырган. Быелгы иң яхшы номерлар һәм фестивальнең «алтын фонды»на кереп калган төрле еллар Гран-при ияләре Трның атказанган артисты Рузил Гатин, «Останкино» кино һәм телевидение югары мәктәбе әйдәп баручы укытучысы Владимир Шнитко, җырчылар Алексей Родионов, Илгиз Зәкиев, Александра Бушуева, Марина Михайлова, Игнат Изотов, Камила Залиева, Зилә Гибатова, башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торган «Бердәм Россия» партиясе республика исемлеген хуплап, концертлар бирә башлаган шулай. Бу хәбәрне ишетү белән тизрәк танышларга, дусларга шалтырата башладым. «Сезгә дә килерләр, бармый калмагыз!» – дим. 27 – 28 августта, мәсәлән, Нурлатта чыгыш ясаячакар, педагоглар, иҗат коллективлары өчен районда масштаблы мастер-класслар үткәрәчәкләр икән. Тизрәк Камәрия, Алсуларны җыям: «Искиткеч булачак! Ял итеп кайтачаксыз! Ошаячак!»

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале оешуының беренче көннәреннән үк яшь талантларны күзәтеп бара башладык. Алар турында яздык, үзләре, укытучылары белән таныштырдык. Фестивальнең «әтисе», ягъни генераль продюсеры Дмитрий Туманов, жюри әгъзалары Зилә Сөнгатуллина, Раилә Гариповалар күз алдына килеп баса. Күпме малайның, кызның йөрәгенә нур өстәгән, зур сәхнәләргә чыгарган канатлы, җырлы, биюле. Әле шунысы да бар: ул Татарстан Президенты кайгыртуында! Мин кайчандыр үзем язган «йолдызчык»лар Рәүзил Гыйльмановны, Илгиз Зәкиевне, Азнакайның «Сәйлән» ансамбле кызлары-малайларын искә төшереп алдым. Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина, Айдар Сөләйманов, Рузил Гатиннар... Сәнгатькә «Йолдызлык» аша килгән талантлар күп бездә!



 «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гала-концерты! Шул сүзләр үзе генә дә күңелне әллә кая – матурлык, җыр, югары сәнгать дөньясына очырта, хыялландыра, эйфория хәленә җиткерә. Чыгышларын бер тынга яратып, сокланып, таң калып карыйсың. Алкышлар!!! Анысы инде аерым тема. Мәскәү ничек алкышлады аларны! Кырымда күпме концертлар күрсәттеләр! Ә хәзер менә Татарстан авылларында яшәүчеләрне сөендерәчәкләр! Афәрин! 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5982
    0
    40
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    7257
    1
    30
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2647
    0
    27
  • Килен Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе. 
    3169
    0
    26
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    4079
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 март 2023 - 11:36
    Без имени
    Таныш хэл...
    Серле фатир 4
  • 29 март 2023 - 08:52
    Без имени
    Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???
    Нәрсә хакына түзәргә?
  • 28 март 2023 - 18:12
    Без имени
    Гонах
    Адашу
  • 27 март 2023 - 14:48
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
  • 27 март 2023 - 14:44
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату