Логотип
Яңалыклар

Йолдызлар кабына «Балкыш»та

​​​​​​​«Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да», – дип җырлаган Әлфия апабыз Авзалова хаклы. Яшькә генә карамый дәрт-дәрман, иҗатка тартылу.

«Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да», – дип җырлаган Әлфия апабыз Авзалова хаклы. Яшькә генә карамый дәрт-дәрман, иҗатка тартылу. Яшь чакта талантыңны тулысынча ачарга кайчак хәтта җай да булмый: балалар үстерәсе, тормыш ыгы-зыгысы...

Республикабызда алтынчы тапкыр уздырылучы «Балкыш» үзешчән сәнгать фестивале әнә шундый – йөрәге һаман яшь ветераннарыбызга үз талантларын ачып, кабат балкып алырга мөмкинлек бирә. Фестивальнең чираттагысы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТААСРның оешуына 100 еллыкка багышлап уздырылачак.

Татарстан халкы җырларга ярата, дип әйтсәк, арттыру да, ялган да булмас. Безнең республикада өлкән яшьтәгеләрдән торган 2800 халык иҗаты коллективы, 300 дән артык ветераннар хоры эшли. Шуларның утызы «Халыкныкы» дигән исем йөртә. Беренче елыннан ук Татарстанның Халык артисты Шамил Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге жюри бәяләгән «Балкыш» фестивале әнә шул талантларыбызны барлып, халыккка күрсәтү, бер-берләре белән таныштыру максатыннан оештырыла да инде. Ул үзе 9 номинациядә уза: ялгыз җырлау, вокаль ансабль, инстументаль ансамбль... хореография, нәфис сүз...

Фестивальнең милли составы да төрле – татарлар, руслар, чуашлар, марилар... Тулаем алганда, элеккеге 5 фестивальдә 70 меңгә якын кеше катнашкан.

Алтынчы «Балкыш» 2020 елның апрель аенда Гала-концерт белән төгәлләнәчәк.

Теги: үзешчән сәнгать «Балкыш»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар