Логотип
Яңалыклар

​Ык буе Сабантуе – Актанышта!



Ык буе Сабан туе быел Актанышта узды.  Гаҗәеп зур бәйрәмнәр үткәреп шаккаттыра белгән Актаныш кабат кунаклар җыйды, табигатенең гүзәллеге, халкының уңганлыгы, кыз-улларының таланты белән таң калдырды. 



Башка еллардагы Сабантуйлардан быелгысы колачы белән дә, затлылыгы, зәвыгы белән дә аерылып тора иде. Ык буе авылларының III төбәкара Сабантуе бит! Аның беренчесе Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында узган иде. Бу зур Сабантуйны уйлап табучы да шушы авыл егете, «Россия татар авыллары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, эшмәкәр, җырчы, композитор Фәнир Галимов. «Ык буе районнарында яшәүче халыкларның күпчелеге татарлар. Алар элек-электән туганлашып яшәгән. Нишләп әле безгә «Ык буе авыллары Сабан туе»н бергәләп үткәрмәскә! Максат берләшү, аралашу гына түгел, татар авылларын да саклап калу бит!» – ди Фәнир Гыйльметдин улы. 

Узган ел инде эстафета Азнакайга күчте. Менә хәзер – Актанышта, дүрт елгалар илендә өченче Сабантуй гөрли. Сөн, Ык, Агыйдел, Кама кебек елгалары белән дан алган Актанышка халкыбызның милли бәйрәменә җыелганнар. 



Белмәүчеләр өчен әйтим әле: Башкортстанның Бәләбәй районыннан башланган Ык елгасы, Оренбург өлкәсе авылларын кочаклап, Татарстан районнары буйлап ага башлый. Оренбургның Абдуллино, Башкортстанның Бакалы, Шаран, Туймазы, Октябрьский, Бәләбәй, Ярмәкәй, Бишбүләк, Татарстанның Баулы, Ютазы, Мөслим, Актаныш, Минзәлә районнары барысы да зәңәр Ыкны үзләренеке күреп яраталар, аның белән гоурланалар. 

Бәйрәм «Ак калада олы җыен» театрлаштырылган тамашасы белән башланды. Мәртәбәле кунаклар Сабантуй мәйданына су юлы аша – салда йөзеп килделәр. Араларында – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Башкортстан Дәүләт Корылтае Рәисе Константин Толкачев, район башлыклары, мөхтәрәм затлар... Аларны Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов каршы алды һәм, авыл җирлекләре әзерләгән «Ак кирмән», «Каз иле», «Икмәк иле», «Чишмә аланы», «Милли мәйдан», «Фотошәһәр», «Чәйханә» аланнары, сәүдә рәтләре белән таныштыра-таныштыра, Үзәк трибунага алып китте. 

Мәйдан буйлап Ык буе районнары вәкилләре узды. Аларны Актанышның хезмәт алдынгылары парады алыштырды. Игенчеләр, терлекчеләр, сыер савучылар, нефтьчеләр, мәгариф, сәламәтлек саклау, элемтә тармагы хезмәткәрләре, эшмәкәрләр... Комбайннар, лимузиннар, квадроцикллар... «Безнең максат – 200 мең тонна икмәк!» «Һәр көн 250 тонна сөт!» дип язылган транспарантлар... Тарантаслы атларга, кареталарга утырып, хуҗалык җитәкчеләре мәйдан әйләнде... 

Район башлыгы Энгель Фәттахов кунакларны сәламләп, олы тантананы ачып җибәрде, район ирешкән уңышлар белән таныштырды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Ык буе авыллары Сабантуена сәламен һәм котлавын җиткерде, бар яктан да уңган-булган Актаныш халкына рәхмәтен белдерде, алдынгыларга бүләкләр тапшырды.    



Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Мөслим районының «Ык буе» халык җыр һәм бию ансамбле, Әлфия Афзалова исемендәге халыкара фестиваль бәйгесе лауреатлары чыгышлары, милли көрәш, автоузышлар... Ипподромда узган атлар чабышы үзе бер тамаша! Ат спорты федерациясе экс президенты Салихҗанов Рәүхәт Салихҗан улы призына юртаклар, Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, район хакимияте башлыгы призларына чиста токымлы чабыш атлары, юртаклар, Ат спорты федерациясе президенты призына хуҗалык атлары, җигүле атлар... 

Һәркайсы Сабантуй бизәге булып күңелләргә уелып калды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар