Яздан аерып булмый Тукайны...

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында бүген «Илһамият» республика бәйге-фестивале үтте. Ул татар халкының ике бөек шәхесе – Габдулла Тукай һәм Габдулла Кариевларның тууына 130 ел тулуга багышлап үткәрелде.
Сәнгатьле сөйләм бәйгесе университет һәм бу конкурсны оештыруда башлап йөргән театр институты, аның Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге татар эстрадасы кафедрасы тарихында беренче мәртәбә узды. Бәйгедә 120-130лап бала катнашты. Казаннан гына түгел, Татарстанның башкалага якын районнарыннан: Чүпрәле, Чистай, Саба, Арча, Питрәчтән дә килделәр.

Фестиваль сәхнәсенә Тукайның якташлары, авылдашлары  – Кушлавыч мәктәбе укучылары да күтәрелде. «Илһамият»нең идея авторы – Казан мәдәният университетының татар эстрадасы кафедрасы профессоры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эльмира ХАММАТОВА.

– Сәхнә теле укытучысы буларак, мине сүз сәнгате бик кызыксындыра, – диде ул. – Әмма фестивальгә барыбер куркыбрак тотынган идек. Гадәттә, апрель ае мондый чараларга бик бай була бит ул. Әмма гаризалар көтелмәгәнчә күп килде! Ярдәм итүчеләр дә табылды. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы,  Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татар интернетын үстерү фонды (җитәкчесе – Раил Гатауллин), Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлеге (рәисе – Фәрит Мифтахов), Татарстан язучылар берлеге, Г. Кариев исемендәге театр җитәкчелеге, Мәрҗани мәчете ниятебезне хуплап каршыладылар.   

Укучыларны бу бәйгедә катнашырга әзерләгән укытучыларга рәхмәт. Балалар шигъриятне белүләрен, Тукай шигырьләрен яратуларын күрсәтте. Аңлап, белеп сөйлиләр! Чыгыш ясаучылар арасында татар телендә шигырь сөйләүче рус балалары да булды. Шул ук вакытта алар Тукай шигъриятен рус телендә яңгыратып та үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. «Илһамият» дәвамлы булсын!» – оештыручылар да, катнашучылар да фестиваль-бәйгедән шундый теләк белән таралышты.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7867
    2
    55
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5285
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2212
    0
    23
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    4105
    1
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 26 март 2023 - 07:29
    Без имени
    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.
    Бәхетемне сакламадым
  • 27 март 2023 - 07:59
    Без имени
    Ис китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.
    Кунак мунчасы
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату