Логотип
Яңалыклар

Яшь профессионаллар – илнең киләчәге

13 ноябрь көнне Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәтенең 2019-2020 елгы төбәк чемпионатына старт бирелде.

13 ноябрь көнне Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәтенең 2019-2020 елгы төбәк чемпионатына старт бирелде. Быел ул 3 этапта уза. 13-15 ноябрьдә беренче этап төгәлләнде. Шушы көннәрдә – 20-22 ноябрьдә аның өченче этабы уза. Соңгысы исә 4-6 декабрьдә. Башка еллардагыдан аермалы буларак, быел чемпионатта 162 компетенция тәкъдим ителә. Узган ел әлеге сан 136 булган иде. Яңа һөнәрләрдән: мобиль кушымталар ясау, су технологияләре, идән түшәү, тормыш циклы белән идарә итү, металл белән түбә ябу эшләре, кибер-куркынычсызлык, янгын куркынычсызлыгы һәм башка һөнәрләрне атарга мөмкин. Компетенцияләрнең артуы яшүсмерләр хәрәкәте белән бәйле. Төбәк чемпионатында 14 яшьтән 16 яшькәчә булган мәктәп укучылары 66 компетенциядә катнаша. Быелгы чемпионат Татарстанның 11 шәһәре һәм республикабыз авылларында – барлыгы 43 мәйданда уза. «Казан Экспо», Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Казан төзелеш колледжы, Халыкара сервис колледжы – төп мәйданчыклар. Җиңүчеләр Татарстан җыелма командасы составында Милли чемпионатта республикабызны танытачак. Быел ул 17-21 июльдә Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә уза.

Теги: WorldSkillsKazan2019 WorldSkills

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар