«Ял итәргә Төркиягә барыгыз!»


Төркиянең Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашуны
журналистлар аеруча кызыксынып көтеп алды.
– Хәерле көн! – дип башлады ул сүзен. – Таныш йөзләр күрәм. Арада яңа
йөзләр дә бар... – Төркия консулы елмаеп шулай сәламләде. – Мин барыгызга
да сәламәтлек телим! Соңгы вакытта аның бик кирәк икәнен тойдык без.
Һәм ул соңгы вакытта бөтен дөньяны сагайткан күңелсез хәбәрләргә тукталды.
– Хәзер вазгыять бик катлаулы, көн саен бер яңалык. Көн тәртибе гел үзгәреп
тора. Коронавирус, нефть кризисы, Сириядәге ситуация... Ләкин без боларны
җиңәрбез дип уйлыйм. Гел караңгы көннәр генә булмас, якты көннәр дә килер,
– дип, ул журналистлар сорауларына җавап бирүгә күчте.
Сириядә миллионлаган кешеләрнең йортсыз калып, качаклар хәлендә Төркиягә
агылуын, ул качакларның Төркиягә 40 миллиардка якын долларга төшүен,
Идлиб янында 21-22 яшьлек егетләрнең –36 төрек солдатының үтерелүенә
тукталып, Төркия белән Россиянең бу конфликтны тыныч хәл итәргә
тырышуына тукталды. Сириядәге хәлләр буенча Россия президенты Владимир
Путин белән Төркия президенты Тайип Эрдоган арасында Мәскәүдә узган
сөйләшүләрдән барысы да канәгать калуын җиткерде.
– Коронавирус бөтен дөньяны чолгап алды. Төркиягә дә килеп җитте.
Европадан килгән кешедә табылган ул вирусны тиз туктаттылар, – диде ул.
Гомумән, Төркиядә катгый куркынычсызлык чаралары күрелүен, автобус,
метроларда, Төркия һава юллары самолетларында көчле дезинфеция
үткәрелүен, транспорт тукталышларында махсус чаралар уздырылуын хәбәр
итте. Төркиядә ял итәргә җыенучыларны да тынычландырды.
– Төркиядә хәзер 20 градус җылы. Июль, август, сентябрьләрдә андагы челләгә
чыдап булмый. Ә коронавирус эсседән курка ул! Рәхәтләнеп ял итә аласыз
бездә, – дип, Төркиягә чакырды.
Исмет Эркин шулай ук Татарстан белән Төркия арасындагы багланышларга
тукталды. Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан федераль университеты
белән эшлекле элемтәләр урнашуына югары бәя бирде. Тиздән Казанда Төркия
рәссамнары күргәзмәсе ачыласын, Төркия артистларының концерты буласын
җиткерде.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    3359
    1
    39
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3466
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3138
    1
    29
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5898
    2
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4556
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек