1930 елның 28 июне – Татарстанда гидрометеорология хезмәте оешкан көн. Республикабызда беренче тапкыр һава торышы фаразы шул ук елның 11 ноябрендә яңгырый. Менә шул көннән бирле, иртәгә нинди һава торышы буласын без шушы хезмәт аша белеп торабыз. Замана алга барган, техника яңарган саен, һава метеорология хезмәте дә яхшыра, камилләшә. Менә, мәсәлән, 2010 елда Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү идарәсе өр-яңадан заманча җиһазлана, 2010 елдан 2013 ел аралыгында республика территориясендә 5 автомат метеорология комплексы, 7 автомат метеорология станциясе куела. Росгидромет-2 проекты кысаларында 2017 елда Татарстан Гидрометеорология хезмәтенең агрометеорология күзәтүләре челтәрен яңарту күздә тотыла. Гидрометеорология хезмәте иртәгә һава торышы ничек буласын, температура, җил тизлеген генә фаразлап калмый, радиация торышын, туфрак халәтен, атмосфера явым-төшемнәренә һәм кар катламына химик анализ ясау кебек эшләрне дә башкара. Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү идарәсенең метеорология фаразы бүлеге җитәкчесе Трущина Ирина Николаевна интернеттагы теләсә кайсы мәгълүматка ышанмаска, һава торшының алдагы көннәргә ничек булачагын гидрометеорология хезмәтенең рәсми сайтыннан белешергә киңәш итә. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта фаразларның 96 проценты (Казан буенча исә 94 процент) чынга аша икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк