Логотип
Яңалыклар

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылды

11нче сентябрьдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасы узды. Фестивальнең иң төп бүләге Төркиягә китте.

Төркия белән Венгрия бергәләп төшергән «Каландар салкыны» фильмы иң яхшы фильм булып танылды. Иң яхшы оператор – «Софичка» фильмын төшергә Айрат Ямилов (Россия). Әлеге фильм абхаз хатынының Икенче бөтендөнья сугышы елларында, аннан соң сөргендә күргән газаплары хакында бәян итә. Иң яхшы сценарий өчен бүләк шулай ук Россиядә кала. Аңа «Амун» фильмының сценарий авторлары Анар Аббасов белән Иван Заваруев лаек булды. Тулы метражлы нәфис фильмда «Иң яхшы актриса» номинациясендә җиңүче дип «Хатын-кыз көне» (Мисыр) фильмындагы хатын-кыз ансамбле – Илһам Шахин, Нахед Эль Себа, Нелли Кәрим аталды. Казахстаннан Дулига Акмолда иң яхшы ир-ат ролен башкаручы дип игълан ителде. Ул «Оралман» фильмында төп рольне башкарды. «Иң яхшы режиссер» номинациясендә җиңүгә Һиндстаннан «Токарь Джоши» фильмы режиссеры Мангеш Джоши лаек дип табылды.

Фестивальдә шулай ук күп кенә махсус призлар да тапшырылды. Быелгы фестивальдә «Иң яхшы анимацион фильм» номинациясе булмады. Аның каравы «Милли конкурс» дигән яңа номинация булдырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар