Логотип
Яңалыклар

WorldSkills байрагы дөнья буйлап сәяхәт итә

17нче май көнне Казанда «Яшь профессионаллар» VI Милли чемпионатының (WorldSkills Russia) финалына сайлап алу туры башланып китте. Шушы ук көнне Парижда WorldSkills байрагы эстафетасын тапшыру тантанасы да булды.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашкан.

2017 елда әлеге байрак Байконур станциясеннән космоска җибәрелгән иде. Аннан соң ул Мадрид, Дуйсбург, Зволле, Атланта, Сеул, Абу-Даби, Синиш, Тампере шәһәрләрендә булырга өлгерде инде. Париждан соң байрак Дублин, Санкт-Галлен, Сидней, Эдмонтон, Доломиты, Бирмингем, Бразилиа, Брюссель, Тайбэй, Канадзава, Вена шәһәрләре буйлап сәяхәт итәчәк.

Халыкара этаптан соң, байракны Россиянең 85 шәһәре буйлап йөртәчәкләр, ә чемпионат ачылышы алдыннан, 2019 елда, ул Татарстанның һәр районына барып җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар