Логотип
Яңалыклар

WorldSkills: «Балалар өч көн эчендә робот җыя»

Казанны спорт башкаласы, дибез. Студентлар шәһәре, дип тә атыйбыз. Тагын Казан WorldSkills хәрәкәте буенча әйдәп баручы төбәк тә әле ул.

Быел Казанда «Яшь профессионаллар» VI Милли чемпионатының (WorldSkills Russia) финалына сайлап алу туры уза. Бу этапта җиңү яулаганнар Көньяк Сахалинга финалга барачак.

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына барып, ярышларның ничек узуын үз күзләребез белән күреп кайттык. Монда «Бизнес өчен программалаштырылган карарлар», «График дизайн», «Мобиль робототехника Юниорлар», «Лазер технологияләре» һәм «Лазер технологияләре Юниорлар» компетенцияләре буенча ярышлар үтте.

«Мобиль робототехника» компетенциясендә тренировка вакытына эләктек. Кечкенә генә робот аерып алынган мәйданчыкта теннис шарчыклары җыеп йөри иде. Хәер, ул безнең өчен генә кечкенә робот һәм теннис шарчыклары. Чынлыкта, робот дигәнебез чүпне аерып җыя һәм эшкәртә торган завод булып чыкты! Моны безгә шушы техникум студенты, WorldSkills буенча Россия җыелма командасы әгъзасы, 2016 елда Европа Чемпионатында икенче урынны алып кайткан Эмиль Мифтахов аңлатты. «Менә бу, имештер, шәһәр. Ә бу робот чүпне аерып җыя һәм чүп эшкәртә торган заводка китерә. Ак теннис шарчыклары – имештер, кәгазь, ә сарылары – пластик. Робот менә шуларны аерырга тиеш», – дип сөйләде ул.

Юниорлар (16 яшьтән кечерәкләрне шулай атыйлар) 3 көн эчендә шушындый роботны җыярга һәм программалаштырырга тиеш була. Аларның эшенә төрле төбәкләрдән килгән экспертлар бәя бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар