Логотип
Яңалыклар

VIII Бөтенроссия авыл Сабан туенда Марий Элдан Муса Галләмов баш батыр калды

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында VIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры Марий Элдан танылган көрәшче Муса Галләмов булды. Җиңүчегә традицион тәкә һәм Татарстан Президентының махсус бүләге – «Лада Гранта» автомобиле ачкычын тапшырдылар.

Көрәш ике келәмдә – 2000-2002 елгы егетләр һәм 1999 елгы һәм аннан өлкәнрәк спортчылар арасында барды. Ярышларда баш хөкемдар булып Әнәс Хәлилов эшләде. «Ярышта иң күп спортчылар Пенза өлкәсеннән булды. Шулай ук Марий Эл, Чуашстан, Мордовия Республикаларыннан, Киров өлкәсеннән көрәшчеләр катнашты. Татарстаннан яшьләр генә көрәште», - дип белдерде Россиянең Көрәш федерациясе башкарма директоры Булат Хәбибрахманов.

Сабан туе абсолют батырны бүләкләү белән төгәлләнде. Киләсе елда X Бөтенроссия авыл Сабан туе Курган өлкәсенең Әлмән районы Әлмән авылында узачак. Сабан туе билгесен урта әләзәнлеләр Курган өлкәсе вәкилләренә тапшырды.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/22/144880/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар