Хәзерге минутларда Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Татарстан – безнең йортыбыз» этно-мәдәни фестиваленең гала-концерты бара.
Фестивальнең йомгаклау концерты нәкъ менә бүген ‒ Халыклар бердәмлеге көнендә узуы юкка гына түгел. Ул республикабызда яшәүче халыкларның сәнгатен чагылдыра һәм үзара дуслыкны ныгыту максатыннан оештырыла. Бүген опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстанның җиде муниципаль районыннан иҗат коллективлары чыгыш ясый.
Фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләп, бүгенге бәйрәм белән тәбрикләде. Бүгенге көндә бердәмлекнең аеруча мөһим булуын әйтеп узды ул. Шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясының эше турында да сөйләде. Әлеге ассамблея 270 оешманы берләштерә.
Рөстәм Миңнеханов республикабызның төрле районнарында эшләп килүче фольклор коллективларга дәүләт бүләкләре һәм сертификатлар да тапшырды. Бу сертификатлар коллективларның матди-техник базасын ныгыту өчен тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк