Уникаль медиахолдингка - 8 ел

«ТАТМЕДИА» АҖ — Татарстан Республикасының зур төбәк медиа компаниясе. Бүген – 1 октябрь көнне дистәләгән матбугат чарасын берләштергән уникаль оешма барлыкка килүгә 8 ел булды.
2006 елда муниципалитетлар федераль закон тарафыннан массакүләм матбугат чараларын гамәлгә куюда чикләнә. Нәтиҗәдә, республикабызда дөнья күргән бер төркем басмаларның хокукый формасы буенча сораулар туа. Татарстанда бу мәсьәләне хәл итүгә бик җитди карыйлар. Шул рәвешле 2007 елның 1 октябрендә Татарстан Президенты указы белән «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оеша. Аның составына элеккеге мунициапаль һәм дәүләт матбугат чаралары керә.

- «Татмедиа» командасы алдына куелган бурыч булып ул чорда социаль-мөһим проектларны тормышка ашыру, шәһәр һәм муниципаль басмаларны, телерадиокомпанияләрнең эшен оештыруның яңа формаларын табу торды. Бу формалар максималь дәрәҗәдә базар шартларына туры килергә тиеш иде. Турыдан-туры субсидияләүгә бәйле булмыйча, көндәшлек мохитенә аяк басу һәм республика медиамәйданында җитди урын яулау мөһим иде, - дип искә ала «Татмедиа» АҖ генераль директоры Фәрит Шәһиәхмәтов.

Аның сүзләренчә, шул рәвешле безнең матбугат чараларын саклап кала алганнар һәм аларның үсешенә яңа импульс бирелгән. Берләштерү хисабына чыгымнар шактый кимегән, аннары керемнәрне дә арттыру мөмкинлеге туган.

- Безнең төп максатыбыз – сыйфатлы контент җитештерү. Куелган бурычларны үтәп, без халыкка иҗтимагый-сәяси, мөһим, объектив һәм сыйфатлы мәгълүматны җиткерүгә ирешә алдык. Бу «Татмедиа» компаниясенең төп миссиясе, - ди генераль директор.

Республикабызда хәзерге вакытта барлыгы 1043 массакүләм матбугат чарасы исәпләнә, шуларның 223е «Татмедиа» холдингына керә - 98 газета, 16 журнал басыла, 21 телекомпания һәм 13 радиостанция эшли. Барлыгы холдингта 84 филиал исәпләнә. Республика, шәһәр, район газеталары, журналлары, интернет басмалары рус, татар, удмурт, чуаш телләрендә гамәлгә куела.

«Татмедиа» АҖ бүген дә бер урында тормый, үсешкә-үзгәрешкә омтыла. Алга таба юнәлешләрне билгеләп, 2017 елга кадәр «Татмедиа» үсеш стратегиясе булдырылган. Өч еллык программада дүрт төп юнәлеш билгеләнгән - аудиторияне арттыру, дәүләт заказын үтәүне яхшырту, монетизацияне арттыру, шулай ук эчке ресурсларны нәтиҗәле файдалану өстенлекле мәсьәләләр рәтендә.

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/49253-unikal-mediaholdingka-8-el.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6598
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4311
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3093
    1
    17
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2931
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату