Логотип
Яңалыклар

Тукай музее... өйдә

Россиядә Тукайга багышланган музейлар саны тагын бергә артты. Бөек шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан аның чираттагысын  Оренбург өлкәсенең Тоз-Түбә шәһәрендә ачтылар. Аны шушы калада яшәүче Рәшидә Мифтахова үз йортының икенче катында оештырган. Рәшидә  Мифтахова – белгечлеге буенча юрист, тумышы белән Тоз-Түбә шәһәреннән, татар гаиләсендә үскән.

Тукай Оренбургта булмаган. Ләкин аның иҗаты шушы кала белән тыгыз бәйле. Тукайның иң беренче шигыре 1905 елның 15 сентябрендә әдәби җыентыкта Оренбург шәһәрендә басылып чыга. Шушы көннән башлап Тукай әсәрләре Оренбург газета-журналларында даими рәвештә дөнья күрә. Ул вакытта чыгып  килгән «Вакыт» газетасы битләрендә дә Тукайның йөздән артык әсәре басылган.

Музейда – йөзләгән экспонат. Рәшидә ханым бик кунакчыл хуҗа, йортындагы музей турында ишетеп килүчеләрнең барысына да ул шат.

Кемдер милли уен кораллары белән соклана, күпләрне май ясый торган җайланма гаҗәпләндерә. Гармунны музейга исә Фәрит Закирҗанов алып килгән. Чигелгән сөлгеләрне дә ул китергән. Шулай итеп, татар йорты,   хуҗабикә теләгәнчә, гармунлы да, сөлгеле дә булган.

Әлеге музейда барлык экспонатларны да кул белән тотып карарга мөмкин: бүген дә чәй эчәргә мөмкин булган борынгы самоварны, да үзендә хәтирәләр саклаучы көзгене дә... Хуҗабикәгә әлеге музей, әлбәттә, табыш китерми, бары рухи канәгатьлек хисе генә бирә.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар