Логотип
Яңалыклар

Тукайны рухландырган сәнгать

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә татар халкының декоратив-гамәли сәнгатенә багышланган «Һөнәрчелек шигърияте» күргәзмәсе ачылды. Ул Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Символга әверелгән сүз» проектының мөһим бер өлеше булып тора.


 Татар халкының декоратив-гамәли сәнгате Тукайны рухландырган. Күргәзмәне  оештыручылар әнә шуны әйтергә тели. Шуңа да тәкъдим ителгән экспонатлар арасында шагыйрьне тормышының төрле чорларында озата барган һәм аның туачак әсәрләренә йогынты ясаган әйберләр – кулдан эшләнгән тукымалар, күн мозаикасы, тамбур чигүе, зәркән эшләнмәләре, театр костюмнары, бутафория... Ул авыл тормышы эстетикасыннан алып шәһәр мәдәниятенә кадәрге киң дөньяны ачып бирә. Танылган рәссамнарның һәм графикларның  әсәрләре бигрәк тә Тукайга багышланган картиналары  әлеге тарихи мохитне тагын да җанландырырга ярдәм итә.

Күргәзмәдә  татар декоратив-гамәли сәнгатенең төрле шедеврлары тәкъдим ителгән


«Тукай – халык шагыйре. Аның тормышы Казан губернасында узган, ә ул чорда традицион һөнәрләр көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше булган. Аның замандашлары бәйләгән, тукыган, чиккән әйберләр – музейда гына саклана торган борынгы ядкәрләр түгел, ә шагыйрь иҗатына йогынты ясаган җанлы мохит. Күргәзмә шул дөньяны тоярга ярдәм итә», – диде үзенең чыгышында ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалеева.
Шунысын да әйтергә кирәк монда музей фондындагы Тукай белән бәйле экспонатларның бары тик бер процентын гына тәкъдим ителгән. Димәк, киләчәктә  дәвамы да булырга мөмкин.  

Күргәзмәгә килүчеләр Тукайга багышланган бик күп картиналар белән таныша ала


Күргәзмә «Сафьян» фольклорны өйрәнү һәм һөнәрчелекне үстерү үзәге белән берлектә оештырылган. Музей өчен бу үзәк белән тормышка ашырылган инде икенче уртак проект. Күргәзмә 20 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Фото: музейның матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар