Бүген Татарстанның Сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә рәссам Наилә Галәвиеваның шәхси күргәзмәсе ачыла. «
Туган йорт җылысы»
дип аталган проектта Наилә ханымның 44ләп хезмәте урын ала.
Наилә Галәвиева озак еллар мәктәптә балаларга рәсем дәресе укыткан. Ә хәзерге вакытта ул Казан дәүләт техник университетының «Дизайн» кафедрасы доценты. Халык һөнәрчеләре эшләнмәләре һәм декоратив-гамәли сәнгать республика конкурслары лауреатының күпсанлы шәкертләре дә бар.
тулырак мәгълүмат:
http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/43201-tugan-yort-%D2%97yilyisyi.html
Комментарий юк