ТУФАН МИҢНУЛЛИННЫ САГЫНЫП...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ул көнне депутатлар түгел, мәктәп укучылары иде. Биредә халык язучысы, күренекле драматург, танылган җәмәгать эшлеклесе, ялкынлы публицист Туфан Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның III республика конференциясе узды.  Өч ел элек Казандагы Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә  язучы Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан оештырыла башлаган иде ул. Җыенны ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан федераль университеты һәм Ф. Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясе оештырдылар. Быел проект тагын да зуррак масштабларда үтте. «Кызыл тышлы дәфтәрдән» дип аталган журналистик номинациядә 130 дан артык иҗади эшләр тишерелеп бәяләнде. Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гаммәви коммуникация бүлеге һәм татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин, Туфан Миңнуллинның кызы, Бөтендөнья татар конгрессы сайты мөхәррир-модераторы Әлфия Юнысова-Миңнуллина, «Сөембикә» журналының әдәби мөхәррире, Россия һәм Татарстан журналистлар берлекләре әгъзасы Эльмира Закирова, «ШәһриКазан» газетасы журналисты Линар Закиров жюри әгъзалары иде.
Туфан Миңнуллинның: «Кеше белән язылмаган кануннар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы... Җәмәгать, бу мәсьәлә бик җитди!» – дигән атаклы сүзләре быелгы конкурсның шигаре булып китте. Ул бу сүзләрне кайчандыр биредә, Дәүләт Советында әйткән булган икән. Бу хакта Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Туфан аганың дусты һәм фикердәше Разил Вәлиев укучыларга җиткерде.   Гоумән, Разил Вәлиев Туфан Миңнуллин турында бик күп истәлекләр сөйләде. Республикабыз район һәм авылларыннан конкурска килгән балалар белән  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республика журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да теләп аралашты. Аның чыгышында Туфан абыйны сагыну да, бүгенге журналистика проблемалары да, журналист һөнәре турында кызыклы фикерләр дә, яшь каләм ияләренә матур теләкләр дә яңгырады. 30 дан артык укучыга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Беренче дәрәҗә диплом алучы кызларны көмеш беләзекләр, егетләрне  кыйммәтле ручкалар белән сөендерделәр.  











Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»