Туфан Миңнуллин сәхнәгә "кайтты"

Моннан дүрт дистә ел элек язылган әсәре рәвешендә кайтты танылган драматург сәхнәгә. Туфан аганың "тавышы"н ишетергә дип, аның җәмәгате Нәҗибә ханым Ихсанова белән кызы Әлфия Миңнуллина да Тинчурин театрына килгән иде.
Дүрт студент егет җәйге каникулда тик ятмаска уйлыйлар, бер авылга мәдәният йорты салырга киләләр. Бар да яхшы гына башлана кебек. Тик хезмәт килешүендә каһәр төшкән 5 нче пункт бар: иртәнге 5тә торып эшли башларга, кичке 9дан да калмый йокларга ятарга, кызлар белән бер авыз сүз дә сөйләшмәскә... Яшьлек дәрте ташып торган егетләр килешүне башкарып чыга алырмы - "Ак тәүбә, кара тәүбә" спектаклендә менә шул сорауга җавап эзләнә дә инде.
Туфан Миңнуллинның әлеге әсәре беренче тапкыр кырык ел элек сәхнәләштерелгән булган. 1976 нчы елда Тинчурин театрының баш режиссеры Равил Тумашев куйган спектакльдә яшь Наил Шәйхетдинов, Нуриәхмәт Сафин, Луара Шакирҗанова, Зөләйха Хәкимҗановалар уйнаган. 19 ел элек режиссер Рәшит Заһидуллин пьесаны кабат сәхнәгә чыгарган. Ә хәзер менә яшь режиссер Резидә Гарипова әсәргә яңа сулыш өрергә булган.
"Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" дип исемләнгән спектакльгә, чыннан да, заман сулышы үтеп кергән. Актерлар сәхнәдә "селфи" төшә, электр гитарасында һәм барабаннарда уйный, яшьләрчә җырлар башкара. Сүз уңаеннан, әлеге спектакльдә яңгыраган өч җырның сүзләрен шушы ук театрның артисты Илфак Хафизов иҗат иткән. Ә көйләре - режиссер Резедә Гарипованыкы.
Заманча яңгыраш алса да, пьеса Туфан абый сурәтләгән романтиканы югалтмаган. Яшь артистлар Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Булат Зиннәтуллин, Илнур Байназаров, Салават Хәбибуллин, Гүзәл Галиуллина, Диләрә Фәттахова, Камилә Галиева, Айсылу Мөсәлләмова ике сәгать дәвамында халыкны рәхәтләндереп көлдерде, уйландырды, яшьлек дөньясына алып кайтты. Программада "Һәрчак 20дә булганнарга багышлана" дип язылган әлеге спектакльнең чираттагысы 28 нче декабрьгә билгеләнгән.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.