Логотип
Яңалыклар

Цифрлы телевидениегә күчү өчен адреслы ярдәм күрсәтелә

Аз керемле гражданнарга ярдәм итү максатыннан, цифрлы телевидениегә күчкәндә кирәк булачак җиһазларны – телевизион приставка һәм антенна алу өчен республикада адреслы социаль ярдәм чаралары күрсәтелә.

14 октябрь көнне Татарстанда телевидение тулысынча цифрлыга күчә. Аналоглы телевидениене башкача карап булмаячак.

 

Аз керемле гражданнарга ярдәм итү максатыннан, ТР Министрлар Кабинетының 2019 елның13 июлендә кабул ителгән 574 нче карары нигезендә адреслы социаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк. Ул цифрлы телевидениегә күчкәндә кирәк булачак җиһазларны – телевизион приставка һәм антенна алу өчен бирелә.

 

Гаилә бюджетына ярдәм йөзеннән әлеге компенсация приставка һәм антеннаның фактик бәясенә тәңгәл, тик һәрберсе өчен 1 меңнән дә артык була алмый.

 

Компенсациягә дүрт категория гражданнар хокуклы. Беренчедән, бу – керемнәре аз булып, балаларга ай саен пособие алучы күпбалалы гаиләләр һәм инвалид баласы булган гаиләләр: керемнәре җан башына 20 меңнән артмаган 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар яки пенсионерлар гаиләсе; бер кешегә булган кереме 20 меңнән артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар яки инвалидлар гаиләсе.

 

Компенсация алу өчен гаризаны 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, Республика матди ярдәм үзәгенең яшәү урыны буеча бүлекчәсенә тапшырырга кирәк. Моның өчен нибары ике документ сорала: алдагы 3 ай өчен өйдәге һәр кешенең керемен раслаучы белешмә, антенна һәм телевизион приставка алу өчен тотылган чыгымнарны раслаучы түләү кәгазе.

 

Шул ук вакытта балаларга ай саен компенсация алучы гаиләләргә керемне раслаучы белешмә таләп ителми. Ул мәгълүмат социаль яклау органнарында бар инде.

 

Республика матди ярдәм үзәгенең бүлекчәләре адресларын һәм телефон номерларын Татарстан Республикасы Эш, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтыннан карый аласыз. Адресы: http://mtsz.tatarstan/ru/rus/otdeleniya-rtsmp.htm

Теги: цифровое телевидение

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар