Цифралы ТВга ничек күчәргә һәм төбәк каналларын ничек югалтмый калырга?
2019 елның 14 октябреннән Россиянең 21 төбәгендә аналоглы федераль каналларны трансляцияләү туктатыла. Заманча кабул итү җайланмасы турында алдан ук кайгырткан телевизор караучылар 20 цифралы телеканалларны карый алачак. Һәм алай гына да түгел әле. «Аналог»та берничә федераль канал, шулай ук төбәк каналы да кала.
Цифралы эфир телевидениесенә ничек тоташырга һәм төбәк, муниципаль каналларны аналог форматында кабул итүне ничек югалтмаска?
Цифралы эфир телевидениесе дециметрлы дапазонда DVB-Т2 цифралы телетапшырулар стандартында трансляцияләнә.
Төбәк һәм мунципаль каналлар төрле районнарда метрлы һәм шулай ук дециметрлы диапазоннарда трансляцияләнә ала. Ягъни «аналог»та да, «цифра»да да. Ә ничек кабул итәргә? Иң яхшы юл: барлык дулкындагы антенна (всеволновая антенна). Аның ярдәмендә сигналны берьюлы ике диапазонда кабул итәргә мөмкин.
Күпфатирлы йортларда иң кулай ысул – йорт түбәсенә коллектив антенна кую (СКПТ). Ул шулай ук бер үк вакытта метрлы һәм дециметрлы диапазоннарны кабул итә ала. Андый гомуми антеннаны тоташтырыр өчен йортлар идарәсе компаниясенә яки антенналар паркына хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Хәзер нәрсә эшләргә?
Сезнең телевизор экраннарында «А» хәрефе бармы икәнен тикшерегез. Ул хәреф аналоглы телеканалларда 10 логотибы белән янәшә урнаштырылган. Әгәр «А» хәрефе экраннарда юк икән, сез эфирны «цифра»да, кабельда яки спутник аша карыйсыз. Сездә бернәрсә дә сүнмәячәк, приставка сатып алу кирәкми.
«А» хәрефен күрсәгез, «цифра»лар ягына күчәргә кирәк. Тоташыр өчен махсус белем һәм күнекмәләр кирәк түгел.
Яңа стандарт сигналын кабул итәр өчен нәрсәләр кирәк:
1) сезнең торак пунктта цифралы эфир трансляциясе булу (сез моны карта.ртрс.рф сайты аша белә аласыз)
-
DVB-Т2 стандартындагы телевизор һәм дециметрлы диапазонда кабул итүче антенна булу шарт. Андый җайланма булмаса, аны алырга (телевизорны алыштырганчы, тиешле характеристикалы приставка булдырырга) кирәк.
-
Цифралы эфир телевидениесен көйләү өчен телеканалның автоэзләгечен (автопоиск) эшләтергә кирәк. Кул режимында (ручной режим) да көйләп була.Аның өчен ешлыкны һәм телевизион канал номерын кертергә генә кирәк. Аны РТРС рәсми сайтында «Строительство сети цифрового ТВ» бүлегендә яки карта.ртрс.рф сайтыннан белеп була.
Мин ЦЭТВны караганны ничек белергә?
Бер гади юлы бар: әгәр сез «Карусель» каналын күрсәгез, сез чыннан да «цифра»да. Бу телеканал аналог форматында трансляцияләнми.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.