Логотип
Яңалыклар

Торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле сорауларыгыз булса, шалтыратыгыз

​​​​​​​20 декабрь көнне «Бердәм Россия» Партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә халыкның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хокукларын тәэмин итү мәсьәләсенә кагылышлы сорауларына җавап бирәчәкләр.

20 декабрь көнне «Бердәм Россия» Партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә халыкның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хокукларын тәэмин итү мәсьәләсенә кагылышлы сорауларына җавап бирәчәкләр.

Халыкны кабул итүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе А.В. Тыгин; Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары И.Н. Насыйров; Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы С.А. Крайнов; Казан шәһәренең Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И.А. Гыйниятуллин катнаша.

 

Кабул итү вакыты: 20 декабрь, 2019 ел; 10.00:13.00

 

Кабул итү урыны: Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 31/7 нче йорт.

 

Алдан язылу һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен телефон: (843) 238-10-00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар