Логотип
Яңалыклар

"Хәзер бер нәрсәне дә яшереп калдырып булмый"

Дәүләт Думасына сайлаулар ахырга якынлашып килә. Берничә сәгатьтән сайлау участоклары ябылачак.

Дәүләт Думасына сайлаулар ахырга якынлашып килә. Берничә сәгатьтән сайлау участоклары ябылачак. Бердәм мәгълүмат үзәгендә эшләүче журналистлар белән ZOOM аша Россия сәяси консультатлар ассоциациясе президенты Алексей Анатольевич КУРТОВ элемтәгә чыкты.  Тавыш бирү барышына бәя бирде ул.

 -Көндезге сәгать өчкә Татарстанның 70% сайлаучылары тавыш бирүе көтелгән хәл.Бу инде традиция, -- диде ул.- Әмма моны республиканың башкалар белән чагыштырганда стабиль яшәве аркасында диеп булмый. Та

тарстан башкаларга караганда үзәккә күбрәк бирә һәм бу, үз чиратында,нигә бу кадәр күп бирәбез сораулар тудырмый калмый.

Сайлау учатокларында эш тыныч бара. Ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыга икән, аны бик тиз хәл итәләр.

Камераларның күплеген яхшы дип тә, начар дип тә әйтә алмыйм. Бу сорау күбрәк бөтен нәрсәдән негатив эзләүчеләргә: алар камера күп булса, нигә күп диләр, аз булса, нигә аз дип каршы чыгалар. Эшнең тыныч баруының сәбәбе, мөгаен, башкадыр: хәзер бер нәрсәне дә яшереп булмый: ул шунда ук килеп чыга, күренә. Һәм моны аңлау үз нәтиҗәсен бирми калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар