Логотип
Яңалыклар

Татьяна Ларионова: «Икътисадта хатын-кызның роле зур»

Быел Казанфорумның хатын-кызлар трегы эчтәлеклерәк һәм масштаблырак булды, биредә 22 ил тәкъдим ителгән, һәм бу дәүләтләрнең хатын-кызларының теләкләре һәм омтылышлары күбесенчә туры килә.

Бу хакта Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова  журналистларга «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» халыкара икътисадый форумы кысаларында ачылган «Хатын-кыз  игътибары» трегы сессияләренең эш нәтиҗәләрен шәрехләп белдерде.

«Бу мәйданчыкта без хатын-кызларны борчымый кала алмаган мәсьәләләр турында сөйлибез: бу, ниһаять, тынычлык, халыкның иминлеге, гаилә кыйммәтләрен саклау, балаларыбызның киләчәге мәсьәләләре, – дип басым ясады Татьяна Ларионова. – Без һәр хатын-кыз өчен иң кадерле һәм иң якын нәрсәләр турында фикер алышабыз. Без бу мәсьәләләрнең төрле илләрдә ничек хәл ителүен, аларга Ислам дөньясының мөнәсәбәте, партнерларыбызның нинди инициативаларын күчерә алуыбызны чагыштырабыз – бу шулай ук бик мөһим аспект».

Татьяна Ларионова әйтүенчә, икътисад мәсьәләләре хатын-кызлар трегын читләтеп үтми. «Икътисадта хатын-кызның роле зур, ул кайда катлаулы – шунда эшли, һәм иң мөһиме  – нәтиҗәле эшли. Бүген бу форумда каралмаган бер генә мәсьәлә дә юк, – дип билгеләде Татьяна Ларионова. – Хатын-кыз чын күңелдән һәм зур җаваплылык белән үзенең җилкәсенә теләсә нинди сорауны «йөкләргә» әзер. Шуңа күрә дә  без дөньяны хатын-кызлар һәм ир-атларга бүлмибез – без бу дөньяда бердәм».

Фото: https://gossov.tatarstan.ru/pressa

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар