«Үзебезне саклыйк – без гаиләләребезгә кирәк!»
«Әтиләр берлеге» иҗтимагый оешмасының кичә Казанда узган икенче конференциясенә җыелган әтиләр шулай диде.
Татарстанда ир-атларның гомер озынлыгы хатын-кызларныкына караганда ун елга азрак. Кайбер районнарда бу аерма 20 (!) елга җитә. «Димәк, балаларыбызга, оныкларыбызга бирәсе тормыш тәҗрибәсен тапшыра алмыйча, җан җылысы, кадер-хөрмәтне күрсәтеп бетермичә китәбез», – диделәр алар. Ир-атларның үз сәламәтлекләрен кайгыртмавы белән бәйле шактый мәгълуматлар китерелде. Әйтик, гаиләдә бала булмавын моңарчы гел хатын-кыздан күрделәр, «Иренә бала бүләк итә алмый», – дип сөйләү гадәти күренеш иде. Бүген исә саннар киресен сөйли: гаиләдә бала булмавы өчен ир-ат гаепле булган очраклар 60 процентны узып бара. Чаң сугарлык сәбәп түгелмени?!
«Әтиләр берлеге» иҗтимагый оешмасының кичә Казанда узган икенче конференциясенә җыелган әтиләр шулай диде. Татарстанда ир-атларның гомер озынлыгы хатын-кызларныкына караганда ун елга азрак. Кайбер районнарда бу аерма 20 (!) елга җитә. «Димәк, балаларыбызга, оныкларыбызга бирәсе тормыш тәҗрибәсен тапшыра алмыйча, җан җылысы, кадер-хөрмәтне күрсәтеп бетермичә китәбез», – диделәр алар. Ир-атларның үз сәламәтлекләрен кайгыртмавы белән бәйле шактый мәгълуматлар китерелде. Әйтик, гаиләдә бала булмавын моңарчы гел хатын-кыздан күрделәр, «Иренә бала бүләк итә алмый», – дип сөйләү гадәти күренеш иде. Бүген исә саннар киресен сөйли: гаиләдә бала булмавы өчен ир-ат гаепле булган очраклар 60 процентны узып бара. Чаң сугарлык сәбәп түгелмени?!
«Без яхшы әтиләр булып, тирә-юнебездәге гаиләләргә дә үрнәк күрсәтергә тиешбез!» – диделәр әтиләр. Иң элек – сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, исерткеч эчемлекләрдән баш тартырга, чит балалар язмышына да битараф булмаска.
Оешманың яңа җитәкчесе дә сайланды. Ул – Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев. Татарстанның барлык районнарында да «Әтиләр берлеге» оешмалары төзелгән инде. Хәзер шундый ук оешмаларны һәр балалар бакчасында, мәктәпләрдә төзергә планлаштыралар. Без яхшы әтиләр булып, тирә-юнебездәге гаиләләргә дә үрнәк күрсәтергә тиешбез!» – диделәр әтиләр. Иң элек – сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, исерткеч эчемлекләрдән баш тартырга, чит балалар язмышына да битараф булмаска.
Оешманың яңа җитәкчесе дә сайланды. Ул – Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев. Татарстанның барлык районнарында да «Әтиләр берлеге» оешмалары төзелгән инде. Хәзер шундый ук оешмаларны һәр балалар бакчасында, мәктәпләрдә төзергә планлаштыралар.
Комментарий юк