Яңалыклар
Татарстанны таныту өчен кирәк!
ЮНЕСКО тәкъдиме буенча оештырылган халыкара фәнни-гамәли конференциянең нәкъ менә бездә – Татарстан башкаласы Казанда үткәрелүе очраклы хәл түгел.
Форумда катнашучылар: «Кешелекне саклау – тотрыклы үсешнең катгый таләбе» темасына җитди сөйләшү алып бардылар. Республикада көн тәртибенә куелган әлеге мәсьәлә инде күптән уңышлы хәл ителеп килә. Тормыш-көнкүрешне яхшырту, белем алуга зур игътибар бирү, мәдәни мирасны күз карасыдай саклау, төрле икътисадый үзгәрешләр, яңа балалар бакчалары, мәктәпләр салулар, югары квалификацияле эшчеләр әзерләү өчен ресурс үзәкләре булдыру, гореф-гадәтләребезне, конфессияара мөнәсәбәтләрне саклау... барысы да әнә шул хакта сөйли. Хәзер әнә илдә булмаган Болгар-Ислам академиясе салынып килә. Казан Кремле белән Болгар тарихи-архитектура комплексы ЮНЕСКОның бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелде.
Конференциядә катнашучыларның дөньяны сугыш афәтеннән саклау темасына фикер алышулары да бик вакытлы. Илләр тыныч яшәмәгәндә, җир шарының әле бер, әле икенче төшендә бәрелешләр булып торганда, ул көнүзәк мәсьәләгә әверелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк