​Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗан вафат

Бүген татар шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗан вафат булган. Бу хакта аның туганнары хәбәр иткән.

Хәзерге татар поэзиясенең күренекле вәкилләреннән берсе Лена Шагыйрьҗан (Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова) 1945 елның 4 июнендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Лена туганнан соң күп тә үтми, аларның гаиләсе Әтнә районына күчеп китә. Аның балачагы һәм мәктәп еллары шушы районның Күлле Киме һәм Түбән Көек авылларында уза. 1962 елда Күлле Киме урта мәктәбен тәмамлагач та, ул һич икеләнүсез, Казанга килеп, педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1967 елда институтны тәмамлап, Казан шәһәренең 80 нче татар урта мәктәбендә бер ел укытучы булып эшли. 1968–1973 елларда ул – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка хезмәтендә. Соңрак, 1974–1987 елларда, Татарстан дәүләт радиокомитетында тәрҗемәче-журналист булып эшли. 1987 елдан Л.Шагыйрьҗан – профессионал язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Мәктәптә укыган елларында ук каләм тибрәтә башлап, җитмешенче еллардан шигырьләре белән көндәлек матбугатка даими катнаша килгән Ленаның бер бәйләм лирик шигырьләре 1977 елда «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, 1982 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Яшь шагыйрьнең беренче китабы» сериясендә «Мөлдерәмә күңел» дигән мөстәкыйль шигъри җыентыгы басылып чыга. 1986 елда «Ышанам йөрәгемә» исемле икенче китабы дөнья күрә. Шушы беренче шигъри җыентыклары белән үк ул үзен романтик рухлы, нечкә хисле, хатын-кызларга гына хас үз язу манерасы, шигъри йөзе булган талантлы каләм иясе итеп таныта. Алга таба, башлангыч шигырьләрендәге хис муллыгын саклаган хәлдә, аның иҗаты тематик яктан киңәя, фикер-эчтәлек ягыннан тирәнәя, масштаблырак була бара. Узган гасырның соңгы ун-унбиш елы дәвамында ул аеруча актив һәм нәтиҗәле эшли, соңгы унъеллыклар татар шигърияте мәйданында зур казаныш булып саналырлык «Иман әлифбасы» (1993), «Шигырьләр, поэма» (1997), «Боҗра вә Хөҗрә» (2002) кебек саллы шигъри тупланмалары, «Йөрәк авазы», «Дөнья базары, яхуд Яңа Америка фаҗигасе» поэмалары һәм бәет-мөнәҗәт жанрына якын яңа шәкелдәге әсәрләре белән абруй казана. Л.Шагыйрьҗанның Такташлардан килгән традицион шигырь калыбында үзенчәлекле булып формалашкан, интим-шәхси кичерешләрне заманның иҗтимагый фикере, әхлакый-милли проблемалар, мәнфәгатьләр белән тыгыз бәйлелектә үстерә килгән лирик-публицистик яңгырашлы, шигъри бизәкләргә, хикмәтле сүз кимәлендәге үткен-җор, образлы гыйбарәләргә бай шигърияте бүгенге татар әдәбиятының үзенчәлекле сәхифәсен тәшкил итә. Шагыйрә иҗатында Ил, Ватан, Милләт, Шәхес төшенчәләре иҗтимагый-фәлсәфи һәм тарихи яссылыкта карала, кызыклы һәм үзенчәлекле сәнгати алымнар аша сурәтләнә, җәмгыять белән шәхес арасындагы мөнәсәбәткә бәйле рәвештә татар халкының асыл рухи сыйфатларыннан булган «Иман» төшенчәсенең заман таләпләренә ярашлы шигъри-фәлсәфи төсмерләре ачыла.

Аның әдәби иҗат даирәсеннән балалар дөньясы да читтә түгел: яшь буында әдәбиятка, милли сәнгатебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү эшенә ул үзеннән җитди өлеш кертә, балалар һәм яшьләр тормышыннан шигъри әсәрләр иҗат итә («Канатлы ат», 1999).

Л.Шагыйрьҗан ялкынлы публицистик язмалар, әдәбиятка кагылышлы теоретик һәм тәнкыйди мәкаләләр, С.Хәким, Р.Яхин, С.Садыйкова кебек атаклы өлкән буын иҗат әһелләре турындагы истәлек язмалары, замандашларына атап язган шигъри багышламалар авторы буларак та билгеле («Сагынмаклык», 2005). Л.Шагыйрьҗан – шигъри тәрҗемә остасы. Борынгы төрки әдәбияты җәүһәрләреннән XI йөз шагыйре Йосыф Баласагуниның «Котадгу белег» («Игелекле белем») исемле әхлакый-фәлсәфи поэмасыннан зур бер бүлек Л.Шагыйрьҗанның тәрҗемәсендә «Мәдәни җомга» газетасында һәм «Мирас» журналында дөнья күрә.

Л.Шагыйрьҗан – әдәби иҗатын җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйләп барган әдибә. Ул 1993 елда үзе оештырышкан Бөтентатар «Ак калфак» хатын-кызлар ассоциациясенең берничә ел дәвамында рәис урынбасары булып тора.

Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Л.Шагыйрьҗан 2000 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була. 2007 елда шагыйрә «Сагынмаклык» китабы һәм Һади Такташка багышланган әсәрләре өчен Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Л.Шагыйрьҗан – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы иде.

сылтама: http://matbugat.ru/news/?id=17660
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 21 сентябрь 2023 - 13:19
    Без имени
    Дөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэ
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 19 сентябрь 2023 - 15:39
    Без имени
    Алайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»