Татарстанның Дәүләт Алкоголь инспекциясендә кулланучылар хокукын яклау темасын иң яхшы яктырткан журналистларны бүләкләделәр.
«Татарстанда гражданнарның кулланучы буларак белемен арттыру буенча массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы редакциясе» номинациясендә «Зеленодольская правда» газетасы коллективы, ә «Иң яхшы интернет-басма» номинациясендә «Чистай-информ» коллективы җиңде.
Моннан тыш, «Аргументы и факты» газетасы һәм «Нур радио» журналистлары Ольга Любимова белән Резеда Гиняева бүләкләнде. Шулай ук «Шәһри Казан» газетасы һәм Сарман мәгълүмат-редакция үзәге дә билгеләп үтелде.
Быел җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында «Татмедиа» Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе урынбасары, Казан Федераль Университетының милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк