Логотип
Яңалыклар

Татарстанлылар өчен «хыялдагы эш» нинди?

Россиянең онлайн-рекрутинг платформасы белгечләре Татарстан халкы арасында сораштыру үткәреп, аларның эш шартларын ничек бәяләвен һәм яңа эш сайлаганда нәрсәгә игътибар итүләрен ачыклады.

Эш эзләгәндә иң мөһиме
Татарстан халкының хыялындагы эш  критерийлары  беренче чиратта, матди һәм психологик факторларга бәйле. Сораштыручылар өчен иң мөһиме (68%) – төп чыгымнарны капларлык югары хезмәт хакы; 65% ы җитәкчелек һәм хезмәттәшләр ягыннан хөрмәтле мөнәсәбәт, 53% ы шәхси тормыш белән  эш арасындагы баланс, һәр икенче кеше карьера үсеше һәм профессиональ камилләшү мөмкинлеге булуны тели. Шулай ук уңай эмоцияләр (44%), эш хакының тоткарлыксыз түләнүе һәм офисның якынлыгы (35%) мөһим факторлар булып санала. Сораштырылучыларның 26% ы гына гибрид форматны (өлешчә өйдән эшләүне) өстен күрә.

Кызыксыз эшкә ризамы?
Татарстанлыларның күбесе, билгеле бер шартлар булса, үзләренә кызык булмаган эшкә дә урнашырга әзер:
47% – югары эш хакы түләнгәндә яки башка сайлау мөмкинлеге булмаганда риза;
24% – дистанцион формат булса;
12% – яхшы коллектив өчен.

Эшнең мәгънәсе нәрсәдә?
Татарстанлылар өчен эш, иң элек – акча эшләү чарасы (79%). Калган максатлар исә: үз-үзеңне үстерү (41%), тәҗрибә туплау (26%), карьера ясау (24%) һәм тотрыклылык (21%).

Яңа эш сайлаганда нәрсә мөһим?
«hh.ru Идел буе» директоры Альбина Султанова билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта эш эзләүчеләр эш бирүчене комплекслы бәйли:
Эш хакы дәрәҗәсе – 82%;

Рәсми рәвештә эшкә урнашу – 50%;
Карьера һәм командадагы мөнәсәбәтләр – 47%;
Удаленка яки гибрид график – 44%.

Белгеч сүзләренчә, керемнән тыш, идарә итү культурасы, эш шартлары һәм профессиональ үсеш мөмкинлекләре кандидатлар өчен алгы планга чыга. Ә эш бирүченең танылган бренды яки җитәкченең абруйлы  шәхесе татарстанлылар өчен иң соңгы чираттагы факторлар булып кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар