Логотип
Яңалыклар

Татарстанда сайлауда иртәнге вакытка барлыгы 3 мең күзәтүче теркәлгән

Бүген сайлауда Татарстанда иртәнге вакытка барлыгы 3 мең күзәтүче теркәлгән.
Бу хакта бүген Казанда узган брифингта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте. Аның әйтүенчә, һәр партия, кандидатлар санына карамастан, шулай ук кандидатлар үзләре дә күзәтүчене, киңәшү хокукы булган территориаль һәм участок комиссиясе әгъзасын билгеләргә хокуклы. “Гадәттәгечә, сайлаулар даими күзәтү астында уза. Бүген иртәнге вакытка барлыгы 3 мең күзәтүче һәм сайлау процессында катнашучы башка вәкилләр теркәлгән. Минемчә, бу сан арту ягына таба үзгәреп торачак”, - диде Ә. Гобәйдуллин.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113470/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар