Татарстанда "Тоталь диктант"ны 24 кеше "бишле"гә язган
Иң күп "бишле" Лениногорскида теркәлгән
Татарстанда "Тоталь диктант-2016" халыкара грамоталылыкны тикшерү акциясендә 2,5 меңгә якын кеше катнашкан, әмма "бишле"ләр 1 процент кына тәшкил итә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Тоталь диктант-2016" проектының республикадагы координаторы Рамил Уразмаев хәбәр итте.Спикер сүзләренчә, быел "Тоталь диктант"та Татарстан буенча 2481 кеше катнашкан, шул исәптә 1057 се - казанлы. Узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны сизелерлек арткан. Узган ел тоталь диктантны Татарстанның 4 шәһәрендә язсалар, быел - 7. "Акция үсеш ала. Катнашучылар саны арта, уңай тенденцияләр турында әйтә алабыз", - дип ассызыклады ул.
Татарстанда "бишле"гә язучылар саны, гомумән, ил буенча кадәр - 1 процент чамасы. Рамил Уразмаев белдергәнчә, Татарстанда 24 кеше диктантны "бишле"гә язган. Казанда "бишле"ләр 3, Чаллыда - 2, Түбән Камада - 3, Әлмәт һәм Бөгелмәдә - 1әр. Ә иң күп "бишле" Алабугада (5) һәм Лениногорскида (9).
Рамил Уразмаев билгеләп үткәнчә, тиздән акция отличникларын һәм партнерларын филологларны һәм волонтерларны бүләкләячәкләр.
ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары, Казанның 93 нче гимназия директоры, "Тоталь диктант - 2016" проектының Татарстанда филологлар эксперт советы рәисе Ирина Александровская "бишле"ләрне профессиональ филологлар гына түгел, ә белемле кешеләр ала, дип билгеләп үтте. Аның мәгълүматлары буенча, быел "Тоталь диктант"ны 68 илдә 145 меңнән артык кеше язган. Узган ел акциядә 58 илдән 100 мең тирәсе кеше катнашкан. Акциядә иң актив катнашучылар якын чит илләр шәһәрләреннән. Эстония лидерлык итә: Таллин Боз сарае залына 2,3 мең катнашучы җыелган.
Искәртеп үтик: быел диктант тексты авторы балалар язучысы һәм драматург Андрей Усачев булды. Диктант өчен "Этот древний-древний-древний мир" трилогиясенең "Вкратце об истории Олимпийских игр" дигән 3нче өлеше сайлап алынган иде. Текстны исә Казанның танылган телетапшырулар алып баручысы Мария Веденеева әйтеп яздырды.
сылтама: http://tatar-inform.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.