Казанда 11–14 октябрь көннәрендә «Конструктив» яшьләр форумы узачак. Әлеге масштаблы чара ел саен яшьләр арасында экстремизм һәм терроризмга каршы профилактика чараларын гамәлгә ашыру өлкәсендә әйдәп баручы мәйданчыкларның берсенә әверелде.
Быел форум оффлайн форматта оештырыла, бу Идел буе федераль округы һәм Россиянең башка төбәкләреннән меңләгән катнашучыны берләштерергә мөмкинлек бирә.
Чараның төп максаты – яшь буынны хәвеф-хәтәрләрдән саклау, аларга дөрес юл күрсәтү һәм заманча профилактика ысулларын эшләү. Быел форумга 47 субъекстан 4 меңнән артык гариза килгән. ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина билгеләп үткәнчә, Яшьләр сәясәте үзе яшьләрнең куллары белән ясалганда, ул бик нәтиҗәле була.
ТР Терроризмга каршы комиссиясе аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев бүгенге профилактиканың заманча карашларга таянуын ассызыклады. «Без лекцияләр белән генә чикләнмибез. Әлеге форум яңа карашлар алырга, эшчәнлекне камилләштерергә һәм аны практикта нәтиҗәле кулланырга ярдәм итә», – дип белдерде Илдус Гәрәев.
ТР Иҗади яшьләре академиясе президенты, форум координаторы Алена Бакирова хәбәр иткәнчә, программа төрле максатчан аудиторияләргә исәпләнгән. Быел Россиянең 9 шәһәреннән 42 спикер катнашачак. Форум эше дүрт төп юнәлеш буенча барачак.
«Конструктив. Познавай» – студентлар һәм яшьләр өчен белем бирү программасы. Анда онлайн да, офлайн да катнашырга мөмкин. «Конструктив. Действуй» – 1 төрле төбәкләрдән килгән вәкилләр белән тәҗрибә уртаклашу, терроризмннан профилактикада яңа форматлар табу турында фикерләшү «Росмолодежь. Гранты» – яшьләргә үз проектын яклап, 1 миллион сумга кадәр федераль грант акчасы яулау мөмкинлеге. «Неформат» – психологлар белән кофейняда ачык аралашу, кино карап фикер алышу), театр куелышлары һәм төнге экскурсияләр кебек үзенчәлекле формалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк