Татарстанда кино сәнгате: йөк урыныннан кузгалды

Кино елының асыл максатлары гыйнвар аенда ук ачыкланган иде. Республикабыз халкы шәһәр кешеләре белән бердәй дәрәҗәдә кино сәнгате казанышларына якынаерга тиеш. Бу максатны күздә тотып, кино залларын заманча, цифрлы җиһазлар белән тәэмин итү карала.
Быел федераль бюджет акчаларына Татарстанның Әлмәт, Югары Ослан, Лаеш, Теләче һәм Чистай районнарында яңа клублар төзелә. Алар кино күрсәтү өчен яраклаштырып җиһазландырыла. Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова белдергәнчә, тагын 6 районда: Әгерҗе, Зәй, Тәтеш, Мамадыш, Менделеевск һәм Лениногорскида хәзерге вакытта 5 миллион сумлык кино күрсәтү техникасы урнаштырыла. Әлеге кино заллары тантаналы рәвештә ел дәвамында ачылачак. Ә Тәтеш халкы бу җәһәттән өлгерлек күрсәтте инде.

Татарстан Президенты программасы нигезендә төзелә торган клубларны да дәүләт хисабына җиһазландырырга тәкъдим ителә. Быел, мәгълүм булганча, җөмһүриятебездә 45 яңа клуб сафка бастырыла. Республикада тагын 15 мәдәният оешмасын кино күрсәтү техникасы белән тәэмин итүне күздә тотып, Россия Кино фондына гариза тапшырылды.

Татарстанның кинематография өлкәсенә быел 8,8 миллион сум акча бүленгән (ел азагына кадәр ул грантлар хисабына артырга да мөмкин). Аның 7 миллионы “2014-2020 елларда социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү” программасы кысаларында субсидия буларак тәгаенләнгән. Ә калганы “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасын тормышка ашыру өчен тотылачак.

Дәүләт кино төшерүчеләргә дә йөз белән борыла башлады кебек. Сыйфаты ягыннан бик үк шатландырмаса да, “Ак чәчәкләр” фильмы дөнья күрде. Шушы араларда Татарстан Мәдәният министрлыгы бер нәфис һәм алты документаль фильм төшерү өчен конкурс игълан итәргә җыена. Татарстан киночыларына бу җәһәттән 4,8 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Тик шунысы кызганыч: бәйге соңарып игълан ителә диючеләр хаклы. Яхшы картина еллар дәвамында төшерелә бит.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь кинематографистларга булышу – 2 уен фильмы һәм бер анимацион яшьләр проектына 3 миллион сум бүлеп бирүне хуплады», - ди Гүзәл Шәрипова. Шулай ук, аның фикеренчә, татар әдәбияты классигы Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча 2016 елда “Татарстан - Яңа гасыр” каналы 4 серияле телевизион фильм төшерәчәк икән.  Фильмның бюджеты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы буенча 4 миллион сум тәшкил итә. Кино елында “Татарстан - Яңа гасыр” каналында кино яңалыклары, республикабызда төшерелә торган фильмнар язмышы, яңа проектларны тәкъдим итүне колачлаган тапшыру да сорала. Кадрлар, кино белгечләре үзебездә үстерелә бит. Тапшыруны эфирга әзерләү уңаеннан тоткарлык та булмас иде...

Республикабызда кино төшерелә, әмма ул гади тамашачыга гына барып җитми. “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалы генераль директоры Илшат Әминовның Татарстанда төшерелгән кинофильмнарны кайда карап булуы белән кызыксынуы бик табигый. “Дәүләт хисабына төшерелгән картиналар нишләп безнең каналга килеп җитми?» - дигән сорауны, Илшат Әминов ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрде.

Милли һәм Россия картиналарына игътибарны җәлеп итү йөзеннән, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә республикада балалар киносы һәм анимациясе бәйрәме оештырылачак. Җәен шәһәр бакчалары, агачлыкларда ачык һавада кино күрсәтү, милли премьераларны тәкъдим итү дә каралган. 1 сентябрьдә мәктәпләрдә кино дәресләре узачак. 27 августта исә “Кино төне” Бөтенроссия акциясе үтә. 20.00 сәгатьтән башлап ачык мәйданнарда  бушлай дүрт Россия фильмы күрсәтергә җыеналар.

Шунысы әһәмиятле: Россия Кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлегенә быел 35 ел тула. Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров берлекнең бинасы булмавына борчылуын белдерә. “Оешманың бинасы күптән төзелергә тиеш иде, - ди ул. - Шул очракта башка четерекле мәсьәләләрне дә хәл итүе җиңелрәк булачак. Безгә республикабызның төрле шәһәр- районнарыннан яшьләр мөрәҗәгать итә.  Кино төшерүдә ярдәм күрсәтүебезне сорыйлар, киносценарийлар тәкъдим итәләр. Кулдан килгәнчә булышлык күрсәтәбез. Әмма безнең кино төшерү өчен махсус камерабыз да юк бит. Ул 12 миллион сум тора. Вак-төяк техниканы таба алабыз әле. Ә менә 12 миллионлык камера сатып алу үзебезнең генә хәлебездән килми. Татарстанда бер профессиональ камера булырга тиештер бит инде”.

Хәзерге вакытта Россия Кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлегендә 45 әгъза теркәлгән. Май ахырына бу сан 50гә җитәчәк. Республика киночыларының сафы яшәрә, иң куанычлысы шул, дип саный белгечләр. Илдар Ягъфәров белдергәчә, кино сәнгатен торгызу өчен берләшергә кирәк. Бердәм булганда гына уңышка һәм тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Бүгенге көндә республикада 37 кинотеатр исәпләнә, шуларның 21е - шәхси, берсе - дәүләтнеке, 15е - районныкы. Авылларда 119 кино җиһазы урнаштырылган, 28 күчмә кинокомплекс бар. Димәк, авыл халкы да зур экраннардан кино караудан мәхрүм түгел. Узган ел район һәм авылларда яшәүчеләр өчен 14 меңнән артык сеанс тәкъдим ителгән. Аларга 300 меңнән артык кеше килгән. 2015 елда кино өлкәсенә 75 миллион сум тирәсе акча тотылган. Шуның 70,4 миллионына 32 кино төшерелгән. Кинотеатрларга кинотасмалар сатып алу өчен ел саен 3 миллион сум акча каралган. Әйтик, 2015 елда 138 кинофильм сатып алынган, шуларның 68е генә Россиядә төшерелгән.

сылтама

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5670
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2659
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4323
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2159
    0
    17
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1924
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек