Логотип
Яңалыклар

Татарстанда «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны старт алды

Иртәнге 8.00дә Татарстанда «Җиңү армиясенә кушыл!» («Вступай в армию Победы!») телемарафоны старт алды. Аның трансляциясе «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 12 сәгать буена дәвам итә.

Көн дәвамында махсус операциядә катнашучылар, СВО ветераннарының «Добробат» вокал төркеме, Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Балтачтагы волонтер әбиләр, батыр медиклар, волонтер-балалар, фронт мәчеләре һәм башкалар студия кунаклары булып киттеләр инде.

Тамашачылар шулай ук хәрбиләргә, ветераннарга һәм аларның гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм турында тулырак таныштылар, нинди түләүләр каралганын белделәр.

Телемарафонга YouTubeта онлайн кушылу мөмкинлеге дә булдырылды.

Хәзер чын сугышчылар өчен контракт буенча хезмәт итү шартлары яхшырды. Татарстанда берьюлы 1,5 миллион сум акча алырга мөмкин. Хәрбиләргә ай саен 210 мең сум һәм аннан да күбрәк түлиләр. 2024 елның июнь–июль айларында югары түләүләр каралган. 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар