18:00 сәгатьтә инде Татарстандагы барлык сайлаучыларның 63% тан артыгы үзләренең гражданлык бурычын үтәгән.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Кодратьев Андрей Станиславович кичке тугызынчы яртыда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты һәм төгәл кичке сәгать сигездә республиканың барлык сайлау участоклары ябылуын, Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү төгәлләнүен хәбәр итте. Сайлауларның тантаналы шартларда тыныч, күтәренке рухта узуын да билгеләп үтте. Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясен оператив яктыртып барганнары өчен журналистларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Андрей Станиславович 6-7 сентябрьләрдә күзәтелгән информацион атакалар турында да әйтеп узды. Һәр мөрәҗәгатькә, шалтыратуларга игътибар күрсәтелүне ассызыклады. Кичке сәгать алтыда Татарстандагы барлык сайлаучыларның 63% тан артыгы үзләренең гражданлык бурычын үтәгән.
Бу минутларда барлык күзәтүчеләр, сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирүне санау кебек җаваплы эштә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк