Логотип
Яңалыклар

Татарстанда БДИ нәтиҗәләре быел Россиядәге гомуми нәтиҗәләрдән югарырак

Татарстанда 366 укучы имтиханны 100 баллга тапшырган. Өч елга беренче тапкыр 300 балл җыйган ике укучы кызны да билгеләп үтте Илсур Һадиуллин.


Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен игълан итте. 

Министр агымдагы елның төп яңалыкларына аерым тукталды. Шул исәптән, Россия Президенты Владимир Путинның укучыларга бер фәннән бердәм дәүләт имтиханын икенче кабат тапшыру мөмкинлеге бирү турындагы йөкләмәсенең үтәлүе буенча да исәп тотты. Татарстанда бер фәннән яңадан имтихан биреп карау мөмкинлегеннән 1832 бала файдаланган. Шунысын әйтергә кирәк: яңадан тапшыру нәтиҗәсендә күпчелек фәннән уртача балл арткан. Биш укучы үз нәтиҗәләрен йөз баллга кадәр арттырган да әле. 

– Имтиханны кабат бирергә теләгән балаларга барлык нечкәлекләре алдан аңлатыла. Мәсәлән, ул беренче тапкыр 90 балл җыйган булса, яңадан имтихан биреп 85 балл гына җыя икән, аның беренче нәтиҗәләре «яна», – дип аңлатты Илсур Гәрәевич.
Быел табигый фәннәр циклы буенча (химия, биология, физика, информатика) БДИ бирүчеләр саны кимемәгән. Әлбәттә, моны алга китеш дип әйтеп булмый, ди министр. 

Тагын бер горурланырлык нәтиҗә – агымдагы елда Татарстанда БДИ нәтиҗәләре Россиядәге гомуми нәтиҗәләрдән югарырак. Иң югары күрсәткечләр – рус әдәбияты һәм инглиз теле буенча, ә менә география, тарих, биология буенча нәтиҗәләр калыша икән. 

Рус теле, җәмгыять белеме, информатика фәннәреннән кала, узган елгылары белән чагыштырганда, быелгы БДИ нәтиҗәләре югарырак. Республика буенча аерым фәннәрдән уртача баллар белән дә танышыйк:
– рус теле – 67,3;
– профильле математика – 71,2;
– физика – 68,4;
– химия – 67,5;
– биология – 60,87;
– информатика – 62,3;
– литература – 77,9;
– инглиз теле – 75,8;
– тарих – 62,2;
– җәмгыять белеме – 60,35.

Татарстанда 366 укучы имтиханны 100 баллга тапшырган. Өч елга беренче тапкыр 300 балл җыйган ике укучы кызны да билгеләп үтте Илсур Һадиуллин: Әлмәт шәһәреннән Князева Анастасия (22 нче мәктәп) һәм Казаннан Романенко Полина (18 нче мәктәп).
 

Теги: БДИ ЕГЭ экзамен имтихан БДИ нәтиҗәләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар