Логотип
Яңалыклар

Татарстанда азык-төлек куркынычсызлыгы өчен нигез салынган - Ф.Мөхәммәтшин

Бүген Татарстан Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кама Тамагы районына булган сәфәрендә яңа җитештерү объектларын – төзелеш гипсы һәм сыр ясау заводларын күздән кичерде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бирегә эш буенча килгән Фәрит Мөхәммәтшин башта гипс заводын карады. Гипстан коры кушылмалар һәм төзелеш гипсы җитештерелә торган әлеге яңа предприятие файдаланышка быел гына тапшырылды. Якын арада җитештерү күләмнәрен арттырып, төзелеш гипсын аена 4,5 мең тоннага, гипс кушылмаларын 5,5 мең тоннага җиткерергә планлаштырганнар. Завод үсеше өчен районда бөтен шартлар да бар, чөнки гипс чыгару – районның төп тармагы, шулай ук “Кама Тамагы гипс руднигы” ААҖ һәм “Фоника Гипс” ҖЧҖ бюджет оештыру предприятиеләре булып тора.

Аннары парламент башлыгы тагын бер яңа предприятиене – сыр ясау заводын күздән кичерде. Әле быел гына ачылып эшли башлаган заводта йомшак сыр һәм атланмай эшләп чыгарыла, алга таба балалар ризыгы җитештерергә исәп тоталар. Предприятие товар җитештерү өчен чималны җирле фермерлардан сатып ала, шул рәвешле, районда терлекчелек үсешенә дә булыша. Завод куәтен арттыруга йөз тоталар, биредә августтан башлап көн дә 4-6шар тонна сөт сатып алына, алга таба 10 тоннага җиткерү ниятләнә.

Кама Тамагында Дәүләт Советы Рәисе 2,8 гектар мәйдан биләгән яңа ял паркында да булды. Биредә ландшафт эшләре төгәлләнеп килә, яңа өйләнешүчеләр аллеясы барлыкка килгән, ял итеп йөрү юллары, җәйге сәхнә, түбәсе булган җәйге ачык корылма, балалар мәйданчыгы бар. Ял зонасы парклар һәм скверларны ясау һәм булганнарын реконструкцияләү буенча Президент программасы бәрабәренә кешеләр өчен уңайлыклар белән тәэмин ителә. Кама Тамагы районында туган мәшһүр татар драматургы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин (1935—2012) исемен мәңгеләштерү максатыннан, паркны аның исеме белән атап, аңа бюст урнаштыру планлаштырылган.

Соңрак Мәдәният йортында шушы төбәк халкы белән традицион очрашу үткәрелде, анда шулай ук РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм муниципаль район башлыгы Павел Лоханов та катнашты. Район кешеләре алдында чыгыш ясап, Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль районның үсеш темпларын уңай бәяләде. Биредә сәнәгати җитештерүдә үсеш күзәтелә, яңа предприятиеләр барлыкка килә, ә ул яңа эш урыннары, җирле бюджетка салым җыемнары, дип аерым билгеләп үтте. Кама Тамагында сыр ясау заводы барлыкка килүен рух күтәренкелеге белән билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин районда һәм тулаем республикада урып-җыю эшләре нәтиҗәләрен бәяләде. “Бүген район бөртеклеләрне урып-җыю кампаниясен тәмамлады, уңдырышлылык гектарыннан 22 центнер чамасы булды, билгеле, әз, ләкин мондый эссе һава шартларында начар да түгел. Тагын шикәр чөгендере, бәрәңге һәм кукуруз уңышын җыясы кала, - диде. - Шуны билгеләп үтәсем килә – Татарстанда азык-төлек куркынычсызлыгы өчен нигез салынган. Тулаем икътисадның әлеге секторы казанышлары уңай дип бәялибез. Шулай ук көтелгәннән 1 процентка азрак булса да, икътисадта былтыргы шушы чордагыдан алга китеш күзәтелә, ләкин хәзерге шартларда бу нормаль хәл”, - дип сөйләде республика парламенты җитәкчесе.

Бөтен республика гражданнарның үзара салым программасына актив төстә кереште, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. “Сез 1 сум җыйсагыз, бюджет тагын 4не бирә. Кайдадыр берничә миллион җыя алалар хәтта! Бу исә үзләренең вак ихтыяҗларын хәл итү – кайдадыр җирле зиратны тәртипкә китерү, кайдадыр бакча тоту мөмкинлеге бирә. Бик файдалы эш. Андый программаларда катнашу гражданнарның үз урамы, торган авылы яки шәһәре проблемаларына битараф булмаганын күрсәтә”, - диде ул.

Район халкы алдында шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та чыгыш ясады. Мәктәпләр һәм юллар төзү һәм төзекләндерү кебек Кама Тамагы өчен яңалык булмаган проблемалы мәсьәләләр турында сөйләгәч, депутат, үз исеменә район халкыннан килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрнең күбесе аңлаеш таба, шулар турында сүз алып барыла һәм республика гына түгел, федераль дәрәҗәдә дә хәл ителә, дип басым ясап әйтте.

сылтама - http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар